Татарстан Республикасының хәзерге Чүпрәле районы территориясендә, Борындык тимер юл станциясеннән 63 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Буа районы Чуаш Бизнәсе авыл советы, 1935 елдан –Чүпрәле районы Чуаш Бизнәсе авыл советы, 1963 елдан – Буа районы Татар Бизнәсе авыл советы, 1986 елдан Чүпрәле районы Зур Аксу авыл советы составында.

Халык саны – 64 кеше (1930 ел, руслар), 64 кеше (1939 ел, руслар), 35 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1986 елдан соң телгә алынмый.