Биографиясе

1907 елның 19 декабре, Могилёв губернасы, Климовичи өязе Иловня авылы — 1999 елның 28 марты, Воронеж шәһәре.

Мәскәү тарих, философия һәм әдәбият институтын тәмамлый (1939). Смоленск совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң (1928), Смоленск өлкәсенең Вязьма өязе Липец авылында, ВКП(б)ның Новодугинск райкомында партия эшендә.

1930–1931 елларда профсоюзларның Смоленск өлкә советы президиумында сектор мөдире, секретарь.

1933 елдан Красноярск краенда: Тойнинск ит җитештерү совхозында сәяси бүлек башлыгы урынбасары, 1935 елдан Хиточинск ит җитештерү совхозы башлыгы.

1935–1941 елларда Смоленск авыл хуҗалыгы институтында һәм элемтә электротехникумында укыта.

1941 елның июнендә элемтә электр техникумы директоры итеп билгеләнә, июльдә аны Казанга эвакуацияләүне җитәкли; 1941–1943 елларда директор урынбасары; 1949–1963 елларда Казан университетында (бүленеп, 1944–1948 елларда Винница педагогия институтында, 1954–1955 елларда Чехословакиянең Карлово университетында укыта).

1963–1991 елларда Воронеж университетында профессор, 1966–1988 елларда совет җәмгыяте тарихы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре Татарстан АССР, Татарстан партия оешмасы, Бөек Ватан сугышы, Үзәк Кара туфраклы зонада эшчеләр сыйныфы формалашу тарихына карый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Образование и развитие Татарской АССР (1920–1926 гг.). К., 1960;

Татарская партийная организация в восстановительный период (1921–1925 гг.). К., 1961 (автордаш);

Фальсификация истории Великой Отечественной войны Советского Союза 1941–1945 гг. буржуазной историографией. Воронеж, 1975;

Из истории формирования рабочего класса Центрального Черноземья. Воронеж, 1977.

Әдәбият

Лаппо Д. Солдат идеологического фронта // Воронеж. университет. 1978. 15 марта;

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): Биобиблиогр. словарь. К., 1999;

Памяти профессора И.М.Климова // Ист. зап. 2000. Вып. 5.

Автор — Р.В.Шәйдуллин