- РУС
- ТАТ
Революцион хәрәкәттә катнашучы
1894 ел, Казан губернасы Зөя өязе Лабыш авылы, хәзер Татарстанның Кама Тамагы районы – 1920 ел, Казан губернасы Чистай өязе Сарсаз авылы, хәзер Татарстанның Чистай районы.
Крестьян гаиләсендә туа. 13 яшеннән ялчы булып эшли, аннары Алафузов туку фабрикасы каршындагы пекарняда эшли, анда революцион көрәшкә керешә. 1912 елда Казан эшчеләренең стачкасында катнаша.
Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, 8 нче Эстляндия пехота полкында рядовой булып хезмәт итә, 1915 елда яралана.
Казанга кайткач, Алафузов фабрикалары һәм заводларының фабрика-завод комитетын оештыручыларның берсе була (1917 елның 10 марты), соңыннан аның рәисе була. 1917 елда РСДРП(б) сафларына керә, партиянең Казан шәһәр комитеты әгъзасы итеп сайлана. Аның инициативасы белән 1917 елның апрелендә фабрика-завод комитеты предприятиедә 8 сәгатьлек эш көне кертә. Алафузов предприятиеләренең Кызыл гвардия отряды башлыгы, Казанда Совет хакимиятен урнаштыруда катнаша. 1918 елның августында Казанны Комуч гаскәрләреннән саклауда, аннары аны азат итүдә катнаша. 1919–1920 елларда Казанда партиянең Берләшкән бистә район комитетының җаваплы оештыручысы.
1920 елның февралендә азык-төлек комиссары итеп Мамадыш һәм Чистай өязләренә икмәк җыю өчен җибәрелә. Чистай өязендә советларга каршы күтәрелешне бастырганда кулаклар тарафыннан үтерелә.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.