1960 елда Казан берьеллык авыл хуҗалыгы мәктәбе нигезендә Казан авыл хуҗалыгы техникумы буларак ачыла, 1963 елда Лаешка күчерелә, 1968 елдан Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы, 2009 елдан –хәзерге исемдә.

1982 елда Казанда «авыл хуҗалыгы производствосы биналарын һәм корылмаларын төзү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының филиалы оештырыла.

Башта агрономия, яшелчәчелек, бакчачылык буенча белгечләр әзерли.

Укыту икътисад һәм бухгалтер исәбе; хокук һәм социаль тәэмин итү; җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре; авиация техникасын җитештерү һәм хезмәт күрсәтү; очу аппаратларын һәм двигательләрен техник эксплуатацияләү белгечлекләренә һәм авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист, «С» категорияле автомобиль йөртүче; пешекче, кондитер эшче квалификацияләренә алып барыла.

2019/2020 уку елында 557 укучы, 30 га якын укытучы исәпләнә.