Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Сугыш коралы; озынча түтәсле, тар йөзле, агач саплы җиңел балта
Идел-Чулман буйларында VII йөздә эшләнгән айбалталар табыла.
VIII-XI йөзләрдә болгарлар шундый турыпочмаклы айбалта кулланалар.
XI-XIII йөзләргә нисбәтле болгар айбалталары яңа калыккан Ай сыман озынча тар йөзле булган, кайберләренә бизәк-орнамент төшерелгән.
XIII-XIV йөзләрдә аксөякләр өчен йөзенә үсемлек бизәге төшерелгән махсус затлы балталар да эшләнә. Алар, башлыча, дәрәҗәлелек билгесе саналган.
XVI йөздән башлап айбалта сугыш коралы булудан бигрәк аксөяклек билгесе буларак сакланган.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.