Эчтәлек

Биографиясе

1888 елның 13 феврале, Казан губернасы, Спас өязе Гоголиха авылы — ?

Социалист-революционерлар партиясе әгъзасы.

1905–1906 елларда Спас өязе крәстияннәре кузгалышында, террорчылык актларында катнаша. 1909 елда Иркутск губернасына мәңгелек сөргенгә җибәрелә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Спас өязенә кире кайта. 1917 елның май–июль айларында Мораса волость башкарма комитеты рәисе, Спас өязенең 3 нче участогы милиция башлыгы (Ромодан авылы). Крәстияннәрне алпавытлар милкен көч кулланып тартып алырга өнди. 24 июньдә делегатларның өяз съездында өяз комиссары итеп сайлана, әмма губерна комиссары съезд карарын кабул итми. 1917 елгы июль кризисыннан соң кулга алына, 1917 елның 14 сентябрендә Казан губернасы крәстияннәре съезды таләбе белән иреккә чыгарыла. 24 сентябрьдә Спас өязе съездында яңадан өяз комиссары итеп сайлана. Совет хакимиятен хуплый. 8 ноябрьдә губерна комиссариаты рәисе итеп билгеләнә. 1917 елның декабреннән 1918 елның июленә кадәр Казан губернасы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Советының эчке эшләр комиссары, Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасы ХКС әгъзасы.

1918 елгы сул эсерлар фетнәсеннән соң җитәкче эшләрдән читләштерелә.

Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Автор — С.И.Ионенко