Казан һәм Казан губернасы гербларында сурәтләнә. Эмблеманың анык билгеләмәсе юк.

Образ тарихы

Еланны ешрак аждаһа яки канатлы елан дип саныйлар. Казан патшалыгы символы буларак XVI йөздә Явыз Иванның «Казан патшалыгы мөһере» дип язылган дәүләт мөһерендә барлыкка килә. Гәүдәсе — хайван, башы телен чыгарган һәм таҗ кидерелгән кош кыяфәтендәге фантастик зат итеп сурәтләнә.

Еланның башка төре XVII йөз Казан воеводалары мөһерләрендә сурәтләнгән. Аларда ул күбрәк канатлы еланга охшаган, кылыч кадалган (Казан ханлыгын буйсындыру символы), медальон эченә алынган, шунда ук «Казан патшалыгы» дип язылган яңа туган ай эшләп куелган.

Елан сурәтенең Ялган Дмитрийнең герблы мөһерендә, патша Алексей Михайловичның байрагында, 1672 елгы хөкүмәт «Титулярнигында», немец сәяхәтчесе Корбның көндәлегендәге рәсемдә һәм башка әйберләрдә сурәтләнүе мәгълүм.

«Казан елъязмачысы» кулъязмасында Казанның җамигъ мәчетеннән очып чыгучы «Казан аждаһасы» сурәте бар, ул XVII йөзнең билгесез рәссамы тарафыннан ясалган. Аны Казан көмешче-зәргәрләре (кара Зәргәр) үзләренең тамгаларына да төшергәннәр.

1781 елгы Указ Казан гербын раслый: «Алтын таҗ кидерелгән кара елан, Казанныкы, канатлары кызыл, тирәсе — ак». Бу гербта елан койрыклы, канатлы итеп, аяклары тавыкныкына, таҗ белән бизәлгән башы этнекенә охшатып ясалган.

1856 елда Казан губернасы гербы раслана һәм 1920 еллар башына кадәр кулланыла. Ул Казан гербына тәңгәл килеп тора диярлек, ләкин биредә аждаһа күбрәк әтәчкә охшаган.

Елан тарихи мәгънәсеннән әкренләп читләшә һәм акыл, көч, үлемсезлек символыннан әтәчкә яки канатлы эткә охшаган юаш мәхлук затка әйләнә бара. Әлеге образның килеп чыгышын кайбер тикшеренүчеләр рус сәнгате традицияләре белән бәйләсәләр дә, еланны XVI– XVII йөзләр рус дини китапчылары һәм икона ясаучылары иҗатларындагы рәсемнәргә, аерым алганда, сөңге белән еланны чәнчегән Георгий Победоносец сурәте булган иконаларга кайтарып калдыру дөрес түгел. «Казанныкыннан» аермалы буларак, «рус» аждаһаларында мөгезсыман үсентеләр һәм таҗ юк, гәүдәсе аякларында басып торучы кошныкына түгел, еланныкына, канатлары ярканатныкына охшатып ясалган. «Рус» аждаһалары Казан гербындагы кебек елан койрыклы һәм эт башлы кошка түгел, ә бәлки койрыклы елан сурәтендәге рус традицияләренә якынрак тора.

Казан патшалыгының Елан сурәте төшерелгән мөһере. Т.11. б. 228. 1603 ел

Дәүләт грамоталары һәм шартнамәләре җыелмасы

Еланның бер үрнәге - полиморф зат сурәте төшерелгән бронза басма бизәк. XII-XIII гасырлар

Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы

Геральдикада

А.В.Арциховскийның борынгы рус гербларына караган тикшеренүләрендә, XIX йөздә К.Ф.Фукс тарафыннан җыелган болгар эшләнмәләрендә, татар халык әкиятләрендәге һәм риваятьләрендәге аждаһа сурәтләрен чагыштырма анализлауда, хәзерге заман галимнәренең (М.Х.Бакиров, Ф.Х.Вәлиев, Р.Г.Фәхретдинов һ.б.) хезмәтләрендә Казан гербының тарихи нигезе – Елан, аждаһа исеме белән аталган образ ачыла.

Еланның килеп чыгышын татар халкының борынгы гореф-гадәтләре белән бәйләп караучы тикшеренүчеләр Казан гербындагы елан, кош һәм эт кыяфәтләрен берләштергән полиморф затның генезисын безнең эрага кадәр I мең ахыры – безнең эраның I мең башы Көнчыгыш Азия канатлы аждаһасында күрәләр. Әлеге хыялый зат хамелеон башлы, сайгак мөгезле, үгез колаклы, елан койрыклы итеп сурәтләнә. Бөгелгән аяк очлары бөркет тырнаклары белән төгәлләнгән, гәүдәсе балык тәңкәләре белән капланган. Бу аждаһа көч һәм кодрәтне, кешеләргә муллык иңдерүне гәүдәләндерә.

Мондый охшашлыкларны урта гасырлардагы Болгар һәм Биләр казылмаларыннан табылган бронза бизәкләрдәге аждаһа сурәтләрендә дә күрергә мөмкин: әлеге зат эт башлы, бөркет гәүдәле, елан койрыклы; башына сайгак мөгезе куелган, авызыннан озын теле чыгып тора. Эт, бөркет, дала сайгагы сурәтләре дала кешесе – күчмә халыклар яши торган мохитне җанландыра. Алар шулай ук төрки халыкларда тотемнар булып та саналганнар. Төрле җәнлекләрнең сыйфатлары бер затта туплануы, мөгаен, берничә кабиләне берләштергән хаким ыругының эмблемасын белдергәндер. Күрәсең, әлеге сурәт Идел Болгарстаны, соңрак Казан ханлыгының геральдик символы булган. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, әлеге затның сурәте (кылыч белән чәнчелгән) рус гербының нигезен тәшкил иткән: сайгак мөгезе – таҗга, бөркет гәүдәсе әтәч гәүдәсенә әйләнгән, алар елан койрыгы һәм чыгып торган теле нигез итеп алынган прототипның атрибутлары буларак сакланган. Герб ясаганда (шәһәр башлыклары мөһерләрендә) рәссамнар Казан аждаһасы образының детальләрен бирүгә караганда аның гомуми йөзен, рус коралының мөселман коралыннан өстенлеген күрсәтергә тырышканнар. Шуның өчен дә гамәлдәге эмблема – Казан ханлыгы гербы файдаланылган.

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923;

Арциховский А.В. Древнерусские областные гербы // Уч. зап. Моск. университета. 1946. Вып. 93, кн.1;

Калинин Н.Ф. Казань: Ист. очерк. Казань, 1955; 

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарии. Казань, 1987;

Сулейманова Д.Н. Герб Казани: ещё раз о Зиланте // Идель. 2000. № 11.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова