Биографиясе

1827 елның 1 (13) декабре, Казан губернасы, Цивиль өязе Аникино авылы – 1891 елның 26 декабре, Казан шәһәре.

Дворян нәселеннән. 1854 елда Юллар һәм җәмәгать биналары баш идарәсенең Петербург төзелеш училищесен тәмамлый һәм Саратов төзелеш һәм юл комиссиясенә инженер итеп җибәрелә.

1863 елдан Казан төзелеш һәм юл комиссиясендә шәһәр архитекторы, 1864 елдан шәһәрнең өлкән архитекторы, в 1870–1871 елларда Казан губерна идарәсендә штаттан тыш техник, 1871–1875 елларда Казан шәһәр идарәсе архитекторы.

1875 елдан отставкага чыгып, шәхси практика белән шөгыльләнә.

1871–1891 елларда шәһәр думасы гласные. 1886 елдан Казандагы 8 нче училищедә попечительләр советы рәисе.

П.Е.Аникин. Юнысовларның сәүдә йорты. Казан. 1871

Иҗаты

П.Е.Аникин. Грузия Богородица чиркәве. Зеленодольск районы Осиново авылы. 1884–1889

Казандагы классик стильнең эклектика юнәлешендәге күп кенә торак, җәмәгать биналары проектлары авторы. П.Е.Аникин проектлары белән И.М.Щербаков (1866), Д.Г.Лисичкин (1865), И.Н.Соболев (1869), Д.С.Волгин (1863) йортлары, И.Н.Соболевның гомуми һәм номерлы мунчалары, М.П.Платонов кибетләре, Юнысовның сәүдә келәтләре һ.б. төзелә.

Борынгы рус мотивларын кулланып, милли-романтик эклектика юнәлешендә башкарылган гыйбадәт кылу корылмалары проектлары 1870 елларның икенче яртысыннан П.Е.Аникинның иҗат эшчәнлегендә төп урынны алып тора: Биләр авылында (хәзерге Алексеев районы) Михаил-Архангел чиркәве (1877), Осиново авылында (хәзерге Яшел Үзән районы) Грузия-Богородица чиркәве (1884–1889), Казан янындагы Вознесенский авылында Тихвин-Богородица чиркәве (1885, реконструкция), Борисоглебский авылында (хәзерге Биектау районы) Борисоглебский чиркәве (1889) һ.б.

Автор – Л.М.Мортазина

П.Е.Аникин. И.М.Щербаков йорты. Казан. 1886