Надыйров волосте старшинасы Надир Уразмәтов варислары.

Чыгышлары белән Адай авылыннан (хәзерге Кукмара районы).

Казан ханнары Мөхәммәдәмин һәм Сафагәрәй идарә иткән чорда Надыйровлар нәселенә хәзерге ТР территориясенең көньяк-көнчыгыш тарафындагы җирләрне биләү хокукы биргән тарханлык ярлыклары бүләк ителә.

Самара губернасы Бөгелмә өязенең Яңа Нәдер һәм Яңа Кәшер авылларында (хәзерге Әлмәт районы) яшиләр.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышы чорында хөкүмәткә каршы күтәрелешләрне бастыруда катнашканы өчен баш старшина Йосыф Надыйровларка прапорщик чины (1776), аның улы Монасыйпка 1787 елда поручик чины бирелә. Икесе дә алтын медаль һәм кылыч белән бүләкләнә.

XVIII йөздә — XX йөз башында Надыйровлар нәселенең күп кенә вәкилләре Әлмәт төбәгендә күренекле дин эшлеклеләре булалар.

XVIII йөз ахырында Надыйровлар нәселенең дворянлык хокуклары кайтарыла.

Әдәбият          

Әхмәтҗанов М. Татар шәҗәрәләре. К., 1995;

Новиков В.А. Сборник материалов для истории Уфимского дворянства. Уфа, 1879;

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор — И.Р.Габдуллин