Чыгу урыны һәм вакыты

1913 елның 21 февраленнән 1914 елның 17 октябренә кадәр Казанда айга 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барысы 25 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — Ш.Ш.Әхмәров; ул үз тирәсенә атаклы татар зыялыларын, Казан һәм Петербург университетын тәмамлаучыларны: укытучылар, әдәбиятчылар, галимнәр, журналистларны җыя.

Журналда Х.Әбүәлхан, Ф.Агиев, Һ.Атласи, Ш.Әхмәров, И.Бикколов, С.Җәлал, Г.Ибраһимов, Р.Ибраһимов, Г.Исхакый, Г.Кариев, М.Корбангалиев, Ә.Максуди, Г.Мостафин, К.Мотыйгый, Ф.Сәйфи, С.Сүнчәләй, М.Фуат, Г.Шәрәф һәм башкаларның мәкаләләре басыла.

Журналның оешуына Ш.Әхмәровның Г.Тукай белән якыннан аралашуы да йогынты ясый.

Беренче саны Тукай шигыре белән ачыла, өченчесе шагыйрьнең үлеменә багышлана.

Юнәлеше

1 нче санда бастырылган журнал программасының беренче пунктларда ук басманың фәнни юнәлеше игълан ителгән иде, өстәвенә, педагогик проблематикада гына түгел. 
Журналда яңа методлы мәдрәсәләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүнең кирәклеге һәм конкрет юллары турында материаллар басыла.
Журнал татар мәктәпләрендә яңа фәннәр (математика, физика, табигать белеме, тарих, география, рәсем, физкультура һ.б.) кертергә, белем бирү учреждениеләренең матди хәлен яхшырту, укытучыларны әзерләү дәрәҗәсен системалы рәвештә күтәрү турында кайгыртырга өнди. Журналның кайбер авторлары уку-укыту проблемаларын милли тәрбия бирү, дини уку йортларына татар телен укыту белән турыдан-туры бәйлиләр. Алар хатын-кызларга белем бирүне үстерергә өндиләр, белемле яшь буынны тәрбияләүдә хатын-кызның ролен ассызыклыйлар. Татар уку йортларының статусы, аларның бурычлары һәм программалары турында дискуссиядә Х.Әбелхан, Х.Атласи, Г.Баттал, З.Вәлиди, И.Габди, Г.Ибраһимов, М.Корбангалиев, Ф.Туктаров һ. б. катнаша.

«Мәктәп» шулай ук чит илләрдә мәктәп белеме системасы белән дә таныштыра. Мәсәлән, журнал Х.Әбульханның «Америкада тәрбия һәм укыту» дигән мәкаләләре сериясен бастырып чыгара (№ 8-15). Кайбер мәкаләләр Казан, Уфа, Оренбургның әйдәп баручы татар уку йортларына һәм күренекле укытучыларга багышлана.

Үз материалларында «Мәктәп» шәкертләрнең хәленә һәм хәрәкәтенә, аларның таләпләрен һәм иҗтимагый активлыгын анализлауга (Ф.Туктаров һ. б.) игътибар бирә. Актуаль материаллар арасында Г.Еникеевның 1 нче Бөтенроссия укытучылар съезды (Санкт-Петербург, 1913 елның декабре – 1914 елның гыйнвары) турында хәбәрләре бар.

Журнал татарлар арасында мәктәп эшен оештыруга карата үз вакыты өчен алдынгы идеяләрне куюда һәм үстерүдә зур роль уйный.

Әдәбият

Ибраһимов Ф. Татарча белем һәм тәрбия журналлары // Мәгариф. 1993. № 4;

ХХ йөз башы татар тәгълим-тәрбия журналларының библиографик күрсәткече («Тәрбияи әтфаль», «Тәрбия», «Мәктәп», «Мөгаллим»). Казан, 1997;

Мәрдиева М. Заман теләкләрзен искә алып... // Тонус. 1998. № 4;

Вагапов Н.А. Журнал «Мектеп» и проблемы татарского национального образования в начале XX века // Технологии совершенствования подготовки педагогических кадров: теория и практика. Казань, 2003. Вып. 2;

Галләмов И. «Мәктәп» һәм «Мөгаллим» журналлары // Сто лет татарской периодической печати. История, современность, будущее. Казань, 2005;

Ваһапов Н. Татар вакытлы матбугатында мәгариф һәм тәрбия мәсъәләләренең чагылышы (1907–1916 еллар). Казан, 2010;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех