- РУС
- ТАТ
Мамадыш районындагы нәсел үрчетү заводы
1918 елда совхоз буларак оештырыла. 1949 елда совхозга «Агробаза» хуҗалыгы, 1957 елда «Красная Горка», «Победа», Сталин исемендәге колхозлар кушыла. 1990 елда — нәсел үрчетү совхозы, 1997 елда нәсел үрчетү заводы итеп үзгәртеп оештырыла.
Аның составына: Красная Горка авылы (1 нче ферма) — үзәк утар, Максим Пүчинкәсе авылы, Ташлы авылы, Беляев Пүчинкәсе посёлогы керә. 2008 елдан «Омар» агрофирмасы» ЯАҖ составында.
2003 елда хуҗалыклар саны — 607, эшләүчеләр — 340 кеше.
Авыл хуҗалыгы файдалану җирләре 6973 га, шул исәптән сөрү җирләре — 5180 га. Мөгезле эре терлек 2172 баш (шул исәптән 590 баш сыер), 4827 баш дуңгыз (шулардан 404 ана дуңгыз). Совхозда дуңгызларның эре ак токымы үрчетелә.
1951 елдан аутбридинг ысулы белән эре кара токымлы дуңгыз көтүләре булдыру буенча эш алып барыла.
1992 елдан хуҗалык дуңгыз үрчетүнең линияле ысулына күчә.
2003 елда 1 га дан 52,4 ц уңыш алынып, 11 мең т бөртекле ашлык, 546 т ит (тере үлчәм), 2744 т сөт җитештерелә. 200 фатир, ашханә, ыслау цехы, мунча, спорт-сәламәтләндерү комплексы, 5 кибет, көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты, фельдшер-акушерлык пункты, профилакторий һ.б. мәдәният-көнкүреш объектлары төзелә; җитештерү объектлары һәм торак фондлар газлаштырыла.
Хуҗалык КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКларының күчмә Кызыл байраклары (1983, 1989), КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКларының Мактау грамоталары (1984, 1985), СССР ВДНХсының дипломы (1989) белән бүләкләнә.
1985 елда «Мамадыш» нәсел үрчетү заводында дуңгызчылык буенча Бөтенроссия семинары уздырыла.
Дуңгыз караучы М.Г.Хәйруллина Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була, 6 кешегә ТАССР, РСФСРның атказанган хезмәткәре исеме бирелә. Җитәкчеләре: М.Ш.Насыйров (1980–1995), Ф.И.Сәлахов (2005–2008).
Автор — И.Н.Афанасьев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.