Биографиясе

1914 елның 20 феврале, Пенза шәһәре – 1988 елның 26 октябре, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлый (1935).

1936 елдан Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында: 1938 елдан анаэроб бүлеге мөдире, 1942 елдан җитештерү бүлеге мөдире, директоры (1961–1970).

Фәнни иҗаты

14 рационализаторлык тәкъдиме авторы. И.Е.Алатырцева җитәкчелегендә гаммаглобулин җитештерү оештырыла.

Хезмәтләре бактерия аллергеннарын гамәлгә кертүгә, эпидемиология һәм иммунологиянең теоретик мәсьәләләренә, специфик балалар авыруларын булдырмау мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О комплексной иммунизации в свете современных данных физиологии возбуждения // Материалы научной сессии институтов эпидемиологии и микробиологии РСФСР, посвященной 50-летию КНИИЭМ. Казань, 1953.

Экспериментальные обоснования и иммунологические наблюдения по изучению облегченных методов ревакцинации против дифтерии, коклюша и столбняка. Казань, 1969.

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.