Биографиясе

1926 елның 23 апреле, Арча кантоны Мәчкәрә авылы — 1999 елның 10 августы, Мәскәү.

Ленинград авиация приборлары төзү институтын тәмамлый (1951).

1951–1967 елларда СССР Дәүләт Хәрби-Һава көчләре фәнни-тикшеренү һәм сынау институтында, 1967–1984 елларда СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү һәм медицина техникасын сынау институты директоры.

1984–1990 да СССР МФАнең Хирургия фәнни үзәгендә, фәнни-техник совет рәисе.

1990 елдан «Фән һәм техника казанышларын гамәлгә кертү үзәге» фәнни-җитештерү комплексы директоры.

Бөтенсоюз медицина техникасы төзү җәмгыяте рәисе (1969–1984).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авиация һәм ракета приборлары төзү өлкәсенә карый. Үтәмишев җитәкчелегендә космик корабль экипажларын очышка әзерләү өчен тренажёрлар, сынау һәм борт техникасы эшләнә; сәнәгатьнең оборона тармаклары предприятиеләрендә медицина техникасы җитештерү оештырыла; үзкөйләнешле криоген техник җайланмалар, хирургия инструментлары, физиологик процессларны күзәтү аппаратлары төзү өчен тикшеренүләр алып барыла.

 Медицина барокамералары комплексы, гипербарик медицина техникасы, гемосорбция җайланмаларын төзү буенча баш конструктор.

Уйлап табуга 120 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Техника измерений скоростей вращения. М., 1961; 

Радиоэлектронная аппаратура для исследования физиологических процессов. М., 1967; 

Современные приборы и техника физиологического эксперимента. М., 1969 (автордаш).