Эчтәлек

Биографиясе

Ә.Ф.Нарыйков Вацлав ролендә

(«Бакчасарай фонтаны», Б.В. Асафьев)

1923 елның 29 сентябре, Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре — 1968 елның 8 октябре, Казан.

1941 елда Ленинград хореография училищесен тәмамлый.

1941 елда һәм 1945–1947 елларда Башкорт опера һәм балет театрында балет солисты.

1947–1965 елларда Татар опера һәм балет театрында балет солисты, 1965–1968 елларда ТАССРның Җыр һәм бию ансамблендә баш балетмейстер.

Хореографик партияләре арасында — Зигфрид, Дезире һәм фея Карабос («Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», П.Чайковский), Гәрәй («Бакчасарай фонтаны», Б.Асафьев), Северьян («Ташчәчәк», С.Прокофьев), Командор («Лауренсия», А.Крейн), Ленни («Яшен сукмагыннан», К.Караев), Былтыр («Шүрәле», Ф.Яруллин) һ.б.

Мәһабәт гәүдәле классик биюче Нарыйков академик бию техникасына, тәэсирле актёрлык уенына, күркәм сәхнә манерасына һәм парлы биюдә аеруча нәзакәтлелеккә ия була.

Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә опера һәм оперетталарда биюләр куючы.

ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле өчен «Туй» (1960) вокаль-хореографик композициясе авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Автор — В.Н.Горшков