1979 елда ачыла.

Инструменталь башкару, вокал сәнгате, музыка теориясе, бию сәнгате, дизайн белгечлекләре буенча укыту алып барыла.

2017/2018 уку елында 218 укучы, 81 укытучы исәпләнә.

Уку йорты эшләү дәверендә 1,6 меңнән артык белгеч әзерләнә, аларның күбесе халыкара, бөтенроссия, төбәкара һәм республика конкурсларында лауреат һәм дипломант булалар. Көллияттә иң актив концерт тормышын «Татарстан» хореография ансамбле алып бара.