Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1930 елларда нигез салына. Нигез салынган көненнән авыл Бондюг районында. 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Песәй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Тукай исемендәге колхоз оештырыла. Совет власте елларыннан соң, Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәгариф һәм мәдәният

1967 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. 1967 елдан соң ул бинада клуб урнаша, 1995 елда сүтелә.

Күренекле кешеләре

И.Х.Вәлиева (1950 елда туган) – биохимик, биология фәннәре докторы.

Халык саны

1938 елда – 217,
1949 елда – 248,
1958 елда – 195,
1970 елда – 110,
1979 елда – 50,
1989 елда – 26,
2002 елда – 19,
2010 елда – 15,
2017 елда – 15 кеше (татарлар).