Турин В.С. Казанда төп татар мәчете. 1834

“Перспективные виды губернского города Казани, рисованы с натуры, литографированы и изданы В.Туриным” альбомыннан. Кәгазь, литография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1780 ел, Арзамас шәһәре – 1834 елдан соң, Мәскәү.

Башлангыч белемне Арзамастагы халык училищесендә ала. Сәнгать академиясендә тарихи нәкышь профессорлары И.А.Акимов һәм Г.И.Угрюмовта укый. 1815 елда «академиклыкка билгеләнгән» исеменә лаек була.

1801–1833 елларда Казанда яши. Иҗат эшчәнлеген Богородица хатын-кызлар монастыреның салкын храмы диварларын бизәүдән башлый (эшен 1807 елда тәмамлый), Казан губерна идарәсендә хезмәт итә.

В.С.Турин Казанда сәнгать белеме бирүнең башында тора. 1810 елда Казан халык училищесенә эшкә урнаша, 20 елдан артык рәсем дәресе укыта, шәхси рәсем мәктәбе ача (мәктәп 1834 елга кадәр эшли), аны тәмамлаучыларның күпчелеге Казан уку-укыту округының урта уку йортларында эшли, байтагы укуларын дәвам иттерә (кайберләре рәссам О.Кипренскийда укыйлар).

Турин В.С. Казан Император университеты. 1834

“Перспективные виды губернского города Казани, рисованы с натуры, литографированы и изданы В.Туриным” альбомыннан. Кәгазь, литография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Казанда В.С.Турин чиркәү нәкыше остасы буларак таныла, храмнарда: Никола-Нисский чиркәвендә, Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе һәм Родионова институты чиркәүләрендә икона ясау һәм дивар бизәү белән шөгыльләнә. Казан университеты чиркәвендә 2 хоругвь һәм 4 картина-икона ясый (Казан Изге Мәрьям-Ана иконасы, изге Антоний, изге Александр Невский һәм Воздвижение Честного Креста иконалары, 1823–1825). Петр һәм Павел соборының җылы храмында 1815 елдагы янгын вакытында зыян күргән дивар бизәкләрен, чиркәү иконостасын, хач бүлмәсенең урта ишеген яңарта.

XIX йөзнең беренче яртысына караган сәнгать тарихына В.С.Турин «перспектив күренеш» дип аталган шәһәр пейзажы жанрында башкарылган хезмәтләре белән кереп кала. В.С.Туринның мирасын нәкышь алымнары кулланылган күп кенә эскиз караламалары һәм рәсемнәр, гравюралар, офортлар тәшкил итә.

Сәнгать академиясендә укыганда күренекле уеплау остасы И.А.Акимов җитәкчелегендә үзләштерә башлаган офорт техникасында башкарылган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята. Казанда В.С.Турин «Казан күренешләре» (1834, акватинта), «Сөембикә манарасы күренеше. Казанны буйсындырганнан соң исән калган бина фасадлары» (1834, акватинта), Казанны яулаганда һәлак булган рус сугышчыларына куелган һәйкәл сурәтләнгән офорт (1822) кебек берничә рәсем иҗат иткәннән соң да әлеге алымны үзләштерүен дәвам итә. Бер үк вакытта офорт стилендә дини һәм мифологик темаларга иҗат итә (православие дине изгеләре сурәтләре һәм башкалар).

В.С.Турин – 4 литография альбомы авторы (шуларның 2 се – Казанга багышланган). Беренче альбомга («Перспективные виды губернского города Казани, рисованные с натуры и гравированные Казанского Главного народного училища учителем В.Туриным») рулетка, офорт һәм лавис белән башкарылган 10 сәхифә кергән. Альбомның «Казандагы гражданнар губернаторы йорты» сәхифәсе (1822, Санкт-Петербургтагы Рус музее тупланмасында) автор рәсеме нигезендә башкарылган (В.С.Туринның хәзер ТР Милли музее тупланмасындагы 8 картинасы – шул альбомдагы рәсемнәрнең буяулы оттискы). Рәссам, майлы сыек буяу белән эшләп, акварель җиңеллегенә, үтә күренмәле саф, якты фәзаи күренешләрне ачуга ирешә.

Альбомның автор тарафыннан акварель белән бизәлеп, Петербургта Баш штабның картография остаханәләрендә басылган бер нөсхәсе сакланган. Ул Казан Кремле, Гостиный двор, университет, Елантау монастыре, мәчет һәм башка төшерелгән 8 литографик сәхифәдән торган, «Перспективные виды губернского города Казани, рисованы с натуры, литографированы и изданы В.Туриным» дип аталган икенче бер альбомны төзү өчен нигез булып хезмәт иткән (Мәскәү, 1834, А.С.Ястрембилов литографиясе).

Альбом, Казан архитектурасы һәм көнкүрешен күпьеллык өйрәнүләр нәтиҗәсе буларак, сәнгать дөньясында һәм киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята һәм XX йөзнең башында ук сирәк библиографик чыганакка әйләнә. Аны хәтта В.С.Туринның барлык график иҗатының сөземтәсе дип санарга мөмкин. 1885 елда альбом Колосов тарафыннан хромолитография техникасында репродукцияләнә һәм Н.Я.Агафонов көче белән Казандагы Перов литографиясендә бастырыла.

«Собрание разных священных изображений, в церковной живописи употребляемых. Составлены, литографированы и изданы В.Туриным» (Санкт-Петербург, 1834, Конрад Вингебер типографиясе) альбомы, ихтимал, алдан ук дини темаларга язучы нәкышьчеләр өчен дәреслек итеп тәгаенләнгән булгандыр. Ул 14 литографиядән тора, күпчелеге В.С.Туринның үз хезмәтләре, берничә картина Сәнгать академиясе профессоры А.Е.Егоров хезмәтләренең төп нөсхәләре буенча башкарылган.

В.С.Турин «Заволжский муравей» журналы өчен (1832, 1 нче том) «Казан кальгасы күренеше» акватинтасын һәм «Казан хатын-кызлар монастыре күренеше» офортын эшли.

Турин В.С. Казанда Черек күл ягыннан шәһәр хастаханәсе күренеше. 1834

“Перспективные виды губернского города Казани, рисованы с натуры, литографированы и изданы В.Туриным” альбомыннан. Кәгазь, литография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

В.С.Туринның әсәрләре Дәүләт Эрмитажында, Санкт-Петербургтагы Дәүләт Рус музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Казан университеты фәнни китапханәсендә, шулай ук Санкт-Петербург һәм Мәскәүдәге шәхси тупланмаларда саклана.

Турин В.С. Казан кремле күренеше. 1834

“Перспективные виды губернского города Казани, рисованы с натуры, литографированы и изданы В.Туриным” альбомыннан. Кәгазь, литография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Ровинский Д.А. Подробный словарь русских граверов XVI–XIX веков. СПб., 1895. Т.2.

Дульский П.М. Василий Турин, Казанский художник начала XIX века. Казань, 1916.

Могильников Г.А. Русское искусство XVII – начала XX века. Живопись: каталог. Казань, 2005.

Автор – И.Ф.Лобашева