Эчтәлек

Биографиясе

1956 елның 25 апрелендә Казанда туган.

Казан университетын (1978), Мәскәү дәүләт коммерция университетын (1997) тәмамлый.

1978–1981 елларда ТАССР Су хуҗалыгы министрлыгының өлкән инженеры; 1981–1989 елларда Куйбышев сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе башлыгы урынбасары. 1989–1990 елларда Урта Идел бассейны су хуҗалыгы берләшмәсенең су ресурсларын куллану һәм саклау бүлеге башлыгы. 1990–1991 елларда ТАССР Дәүләт планының әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге башлыгы. 1991–1993 елларда ТАССР Дәүләт икътисад комитетының табигатьтән файдалану икътисады, экологик программалар һәм табигый ресурслардан файдалану бүлеге башлыгы.

1993–1997 елларда Татарстан Республикасы Экология фондының башкарма директоры. 1997–2001 елларда экологик программаларны финанслау бүлеге башлыгы – Экология фонды директоры; Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы максатчан фондлар белән идарә итү департаментының директоры урынбасары, директоры.

2001–2005 елларда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры.

2005–2020 елларда Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе җитәкчесе (Ростехнадзор).