Биографиясе

1933 елның 29 маенда Алма-Ата шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлый (1957). 1964–1989 елларда Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият бүлеге мөхәррире.

Иҗаты

Г.Гобәйнең «Без үскәндә» («Когда мы росли», 1964) повестен, Ә.Фәйзинең «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте»н («В стране смельчаков», 1966), Х.Мөҗәйнең «Сугыш язмалары»н («Летопись войны», 1978), Ә.Еникинең повесть һәм хикәяләрен («Повести и рассказы», 1982), Ш.Камалның «Таң атканда» («На заре», 1983) романын, Ә.Еникинең «Соңгы китап» («Страницы прошлого», 1999) дигән истәлек-язмаларын, Г.Әпсәләмов, К.Тинчурин, И.Гази, Г.Бәширов, Г.Минский, Г.Гали, А.Расих, Ф.Яруллин, Л.Ихсанова һ.б. язучыларның аерым әсәрләрен, татар халык әкиятләрен, Һ.Атласиның «Себер тарихы»н («История Сибири», 2005) татарчадан русчага тәрҗемә итә.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.