Биографиясе

1936 елның 23 сентябрендә Казанда туган.

1959 елда Казан педагогия институтын тәмамлый. Лениногорск районы Шөгер поселогы урта мәктәбендә укыта.

1962–1968 елда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радио һәм телевидение дәүләт комитетыты хәбәрчесе, 1968–1974 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы.

1971–1997 елларда Казан кинохроника студиясе директоры. Бер үк вакытта 1981–1986 елларда ТАССР Кинематографистлар берлеге секретаре.

Бүләкләре

Халыклар Дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Рубежи кинодокументалистов Татарии. Казань, 1974.