- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Зөя елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 43 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1721 елдан мәгълүм. 1920 елларга кадәр рәсми чыганакларда Чуваш Чагылдымы авылы белән бергә Чагылдым исеме белән исәпкә алына.
1720 еллардан халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, 1835–1860 елларда Уделлар ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында мөселман гыйбадәтханәсе, чиркәү-приход мәктәбе, сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 453,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Будённый, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Бакырчы авыл җирлегендә.
1930 елда «Чулпан» колхозы оештырыла. 1951 елдан авылда –«Алга» колхозы (үзәк утары – Бакырчы авылы), 1995 елдан – шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007–2014 елларда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча «Бакырчы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
1859 елда – 154,
1897 елда – 327,
1913 елда – 366,
1920 елда – 437,
1926 елда – 172,
1938 елда – 223,
1970 елда – 128,
1979 елда – 96,
1989 елда – 63,
2002 елда – 50,
2010 елда – 46,
2021 елда – 32 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.