Биографиясе

1927 елның 5 августы, Мамадыш кантоны Катмыш авылы — 2015 елның 2 апреле.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1950), Кызыл Йолдыз районында агроном булып эшли.

1959–1962 елларда Бөтенсоюз ашламалар һәм туфрак белеме институтында (Мәскәү).

1962–2008 елларда Казан аграр университетының гомуми игенчелек кафедрасында, кафедрасы мөдире (1963–1969, 1978–1997), декан (1972–1987), кафедра профессоры (1997 елдан).

Хезмәтләре ТРда чүп үләннәренә каршы көрәш оештыру мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Сорная растительность и борьба с ней в условиях Татарии. К., 1970; 

Современные меры борьбы с сорными растениями. К., 1979; 

Элементы биологизации земледелия дали высокий эффект // Земледелие. 2005. № 2 (автордаш).

Әдәбият

Казанский государственный аграрный университет: история и современность. К., 2007.