Биография

1889 елның 27 июне, Витебск губернасы Ружица шәһәре – 1976 ел, Запорожье шәһәре, Украина.

Берлин университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1921 ел), шунда ук эшли.

1923 елдан Ленинград рентгенология һәм радиология фәнни-тикшеренү институтында.

1927 елдан Казан ГИДУВында (Врачларның белемен камилләштерү дәүләт институты).

1938 елдан Воронеж медицина институтында рентгенология кафедрасы мөдире.

1943 елдан Киев радиология фәнни-тикшеренү институтында, 1945–1971 елда Одесса һәм Запорожье медицина институтларында рентгенология кафедрасы мөдире.

Казан ГИДУВында рентгенология кафедрасын һәм Казан рентгенологлар һәм радиологлар җәмгыятен оештыручыларның берсе (1927 ел).

Хезмәтләре кеше һәм хайваннар үпкәсе туберкулёзын дәвалауда рентген, кояш һәм ультрашәмәхә нурлар тәэсирен ачыклауга карый; беренче булып ротацион рентгенотерапия ысулын тәкъдим итә.

Р.Я.Гасуль беренче совет томографын төзүдә катнаша, шуның өчен аңа атаклы немец микробиологы Роберт Кох исемендәге халыкара бүләк бирелә (1920 ел).

Уйлап табуга 22 авторлык таныклыгы бар.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Хезмәтләре

Основы рентгенодиагностики и терапии туберкулёза лучистой энергией. Ленинград, 1925;

Ошибки диагностики лёгочного туберкулёза. Ленинград, 1930.