- РУС
- ТАТ
Профсоюз эшлеклесе, бокс буенча Россия чемпионы (1915) (рингта Кара Малай исеме белән билгеле)
1892 ел, Тверь шәһәре – 1964 ел, Мәскәү.
1930 елда Бөтенсоюз сәүдә академиясен тәмамлый.
1915–1917 елларда Россия армиясендә – Саратов губернасы Петровск шәһәрендәге 145 нче запас полкта. 1917 елда Көнбатыш фронтның 10 нчы армиясе солдатлар комитеты әгъзасы, Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең 2 нче корылтае делегаты. 1918 елда, 1 нче мөселман социалистлар полкы командиры буларак, Казан өчен барган бәрелешләрдә катнаша.
1919–1924 елларда профсоюз һәм хуҗалык эшләрендә; 1920–1922 елларда Бакуда нефть идарәсе директоры, 1922–1924 елларда Кырымда шәраб җитештерү заводлары идарәсе башлыгы.
1924 елдан ТАССРда Алабуга кантоны башкарма комитеты рәисе, 1925–1928 елларда Сәүдә эшләре халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, ТАССРның Мәскәүдәге сәүдә эшләре буенча вәкиле.
1930 елдан Ташкент, Ленинград һәм Мәскәүдә профсоюз һәм хуҗалык эшләрендә.
Илялов Р.И. Батыр уходит в легенду. Казань, 1984.
Елизарова С. Алимов Н.Н.// Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Кн. 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.