Биографиясе

1923 елның 25 июле, хәзер Башкортстан Республикасының Аскын районы Иске Казанчы авылы – 1955 елның 15 мае, шунда ук.

Туган авылында ат караучы, бригадир. 1943 елдан Кызыл Армия сафларында.

1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 467 нче гвардия минометчылар полкында минометчылар расчеты командиры (3 нче гвардия танк армиясенең 7 нче гвардия танк корпусы).

Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Житомир-Бердичев (1944), Львов-Сандомир (1944) һәм Сандомир-Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Грошовиц авылы (Польша) янында Одер елгасын кичеп чыкканда батырлык күрсәтә: 1945 елның 23 гыйнварында Н.Д.Сафин беренчеләрдән булып елганы кичеп чыга, плацдармны киңәйтү сугышында катнаша; дошманның контрһөҗүмен кире кайтарып, бик күп сугышчыларын һәм техникасын зур югалтуларга дучар итә.

1946 елда демобилизацияләнә.

Сугыштан соң Азин исемендәге колхоз рәисе урынбасары, «Дуслык» совхозының хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары, Аскын районының Казанчы авыл советы рәисе булып эшли.

Пенсиягә чыккач, Уфа шәһәренә күченә.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Геройга Уфа шәһәрендә һәм Иске Казанчы авылында мемориаль такта урнаштырыла.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин