Тарихы

1870 елларда Мукшы авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Мордово Новое, Новинское, Янасальский Выселок буларак искә алына, 1920 еллардан Татар Мордвасы дип йөртелә, 2002 елдан – хәзерге исемендә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Биектау авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – М.Горький исемендәге (үзәге – Околоток-Яңасала авылы; хуҗалык кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә), 1963 елгы мәгълүматлар буенча – «Кама» ( үзәге – Околоток-Яңасала авылы), 1966 елгы мәгълүматлар буенча – «Маяк» колхозлары, 1972 елгы мәгълүматлар буенча – «Шумбутский» совхоз (икесенең дә үзәк утары Биектау авылында урнаша), 1992 елдан – «Кулон» фәнни-җитештерү фирмасы, 1996 елдан шул ук исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Кулон Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә эшли (2012 елдан, сөт җитештерә буенча терлекчелек комплексы). Продукция «Данон» компаниясенә җибәрелә.

Мәгариф һәм мәдәният

2000 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Фельдшер-акушерлык пункты (2002 елдан), «Әхмәтсафа» мәчете (2018 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

А.Ш.Фәхретдинов (1952 елда туган) – «Кулон» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры (1997 елдан), ТРның атказанган төзүчесе, Балык Бистәсе муниципаль районының мактаулы гражданы.

Халык саны

1920 елда – 167,
1926 елда – 128,
1938 елда – 139,
1949 елда – 148,
1958 елда – 114,
1970 елда – 136,
1989 елда – 88,
2002 елда – 86,
2010 елда – 94,
2020 елда – 103 кеше (татарлар).