Биографиясе

1904 елның 26 апреле, Уфа губернасы Зилдәр авылы – 1983 елның 7 сентябре, Мюнхен шәһәре, ГФР.

Казан (1924–1926 еллар), Иркутск (1926–1928 еллар), Мәскәү (1928–1930 еллар) университетларының юридик факультетларында укый.

1932–1938 елларда Икътисад фәнни-тикшеренү институтында (Уфа шәһәре) эшли, 1934 елдан директор.

1938–1941 елларда Бөтенсоюз юридик институтының Казан филиалында гражданлык хокукы профессоры, ТАССР Югары Совет Президиумы каршындагы юридик бүлек башлыгы.

1941 елда фронтка китә, җәй ахырында әсирлеккә эләгә, немецлар белән хезмәттәшлек итә башлый, 1942 елда азат ителә; Берлинда яши, «Идел-Урал» газетасын (Германия) чыгаруда катнаша.

Сугыштан соң ГФРда кала.

Татар-Башкорт милли комитетын оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе (1951–1952 еллар).

1951–1969 елларда СССРны өйрәнү институтында фәнни хезмәткәр.

Т.Д.Дәүләтшин – сугыштан соң татар эмиграциясе идеологларының берсе, СССРның милли-дәүләт төзелешен һәм милли сәясәтен кискен тәнкыйть итеп чыга. Россиядәге татарларның тормышы белән даими кызыксынып тора.

Хезмәтләре Татарстандагы сәяси һәм икътисади халәткә карый.

Татарча-немецча сүзлекне (1989 ел) төзүчеләрнең берсе.

Хезмәтләре

The Contemporary Economy of Tatarstan // The East Turkic Review. 1959. №2;

The Development of Tatar Education under the Soviet Regime // The East Turkic Review. 1960. №3;

The Political Status of the Tatar Autonomous Republic // Studies on the Soviet Union. 1961. №1;

Советский Татарстан: теория и практика ленинской национальной политики. Лондон, 1974;

Автобиография // Татарстан. 1991. №11.

Әдәбият

Сәхапов Ә. Мюнхен институты профессоры // Йөртә безне язмышлар. Казан, 1992;

Автобиблиография трудов Тамурбека Динмухамметовича Давлетшина // Проблемы лингвоэтноистории татарского народа. Казань, 1995.

Автор – И.А.Гыйләҗев