1775 елгы Губерна реформасын уздыру барышында оештырыла, 1781 елның 23 декабрендә ачыла. Административ һәм мәхкәмә учреждениеләренең законнарны дөрес куллануын, казна мәнфәгатьләре саклануын, сак астындагыларга карата ачылган җинаять эшләрен кайгыртуын, мәхкәмәләрдә телсезләр, балигъ булмаганнар һ.б. эшкә сәләтсез гаепләнүчеләрнең мәнфәгатьләре яклануын күзәтә, хезмәт буенча хат язышу, агымдагы документларны төзү белән шөгыльләнә.

Канцелярия составына губерна прокуроры, казна һәм җинаять эшләре буенча 2 губерна стряпчие (Сенат тарафыннан билгеләнә), хат ташучылар, беркетмә язучылар, каравылчы керә. Губерна прокурорына югары земство мәхкәмәсе, губерна магистраты һәм югары җәзалар үтәү оешмасы прокурорлары (1796 елга кадәр), өяз һәм шәһәр стряпчийлары буйсына. Аларның эшчәнлеге төрле учреждениеләрнең утырышларында катнашудан, эшләр буенча чыгарылган нәтиҗәләрне тәкъдим итүдән, губерна оешмаларының журналларын һәм карарларын карап чыгудан гыйбарәт була. Барлык ачыкланган законсыз гамәлләр һәм тәртипсезлекләр турында губерна прокуроры губернаторга һәм губерна идарәсенә, аерым очракларда Сенат генерал-прокурорына (1802 елдан — юстиция министрына) хәбәр итә, аңа кичектергесез хәбәрләр һәм аерым протестлар җибәрә.

Казан губерна прокуроры канцеляриясе Сенатның 1869 ел 28 апрель фәрманы нигезендә бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание узаконений о губерниях по хронологическому порядку с 1775 по 1817 г. СПб., 1818.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Административные и судебные органы власти в городе Казани и Казанской губернии в XVIII в. // Столичные и периферийные города Руси и России в средние века и в раннее новое время. М., 1996;

Нафиев С.Х. Прокуратура Татарстана: история и современность. К., 1997;

Прокуратура Татарстана на службе Отечеству и закону: События, факты, люди. К., 2001.

Автор — Е.Б.Долгов