Үсемлекчелек  халыкны туклану продуктлары, терлекчелекне – азык, сәнәгатьнең азык, җиңел, катнаш азык, фармацевтика тармаклары предприятиеләрен чимал белән тәэмин итә. Үз эченә бөртекле ашлык хуҗалыгын, бәрәңге үстерүчелекне, яшелчәчелекне, чөгендер үстерүчелекне, бакчачылыкны, терлек азыгы җитешетрүне, болынчылыкны ала. 

Үсемлекчелек  туфрак белеме, игенчелек, метеорология, үсемлекләр физиологиясе, биохимия, үсемлекләр генетикасы һәм селекциясе, орлыкчылык, авыл хуҗалыгы микробиологиясе, агрофизика, агрохимия, үсемлекләрне саклау белән тыгыз бәйләнгән.

Татарстанда үсеше

Городец культурасы кабиләләренең бодай (борай), арпа, тары үстергәннәре билгеле. Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгында шулай ук арыш, борчак, ясмык, карабодай игәләр. Аннан соңгы йөзләрдә авыл хуҗалыгы культураларының саны солы, бәрәңге, клевер, җитен, киндер, мәк белән тулыландырыла. Төп азык культурасы арыш була. Язгы культуралардан солы әйдәп баручы урынны алып тора. Авыл хуҗалыгы культураларының шундый җыелмасы Татарстанда авыл хуҗалыгын күмәкләштерүгә кадәр кала.

1930 елларда үлән басулы чәчү әйләнеше кертелүгә бәйле терлек азыгы культураларының мәйданы, бигрәк тә вика һәм күпьеллык үләннәр: клевер, люцерна, тимофеевка, солыча мәйданнары арта.

1940–1960 елларда бәрәңге басуларының мәйданнары сизелерлек арта. 1958 елда шикәр чөгендере үстерелә башлый, 1960 елда терлек азыгы максатында кукуруз җитештерү гамәлгә кертелә. Бу чорда тамыр-азыклар, силос өчен көнбагыш, сенаж өчен азык катнашмалары һәм үлән оны культуралары чәчелгән мәйданнар арта, чиста пар мәйданнары, күпьеллык үләннәр игү кими; бөртеклеләргә пар биләүче культуралар буларак борчак мәйданнары 106,2 мең гектардан (1960 ел) 464,7 мең гектарга (1970 ел) арта.

1970–1980 елларда үсемлекчелекнең яңа тармагы барлыкка килә – сугарулы игенчелек: сугарулы культуралы көтүлекләр барлыкка килә, ачык ябык грунтта яшелчә культураларын җитештерү күп тапкырлар арта. Авыл хуҗалыгы культураларының гомуми чәчүлек мәйданы 3655,6 мең гектарга (1970 ел), бөртекле культуралар – 2393,6 мең гектарга (1980 ел) җитә. 1990 елда чәчүлекләр мәйданы 3402,4 мең гектар, шул исәптән бөртекле культураларның мәйданы 1954,8 мең гектар тәшкил итә.

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җирләре 4538,8 мең гектар били (2009 ел), шулардан табигый терлек азыгы җирләре – 1057,9 мең гектар, сөрүлек җирләр – 3441,6 мең гектар, шул исәптән авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре 3028,5 мең гектар (88%) били, шулардан бөртекле культуралар – 1656,4 мең гектар.

Республикада чәчүлек мәйданнарының структурасы (барлык категория хуҗалыкларда, % ларда): бөртекле культуралар – 54,7, шул исәптән уҗым культуралары – 18,8 (бодай – 11,7, арыш – 5,8); язгы бөртеклеләр – 35,9 (бодай – 16,7, арпа – 13,2, солы – 1,8, тары – 0,1, карабодай – 0,6, ашлыкка кукуруз – 2,0, бөртекле-кузаклылар – 1,5, шул исәптән борчак – 1,3); техник культуралар – 6,5 (шулардан шикәр чөгендере – 2,4, май культуралары – 4,1, кольза (язгы рапс) – 3,8); бәрәңге һәм яшелчә культуралары – 3,6 (бәрәңге – 3,2, яшелчә – 0,4); терлек азыгы культуралары – 35,2 (тамыразыклар, терлек азыгына шикәр чөгендерен кертеп – 0,1, терлек азыгына кукуруз һәм сенаж – 7,7, берьеллык үләннәр – 7,1, узган елгы чәчүлекләрдәге күпьеллык үләннәр – 18,2).

2009 елда үсемлекчелек продукциясе 57,6 миллиард сумга җитештерелгән (барлык авыл хуьалыгы продукциясенең 49,5% ы). Үсемлекчелек тармаклары (культуралары) буенча продукция бәясендә тоткан урыны – бөртеклеләр – 31,5%, техник культуралар – 4,2%, бәрәңге – 34,1%, яшелчә – 15,0%, җиләк-җимеш – 4,2%, терлек азыгы 7,9% тәшкил итә.

Татарстанның үсемлекчелек тарихы җир сөрү, тырмалау кебек туфрак эшкәртүдә кулланыла торган коралларның күплеген күрсәтә. Үсемлекчелекне механикалаштыру дәрәҗәсе даими күтәрелә бара, 1960 елдан Татарстан үсемлекчелегендә бөртекле ашлык, терлек азыгы җитештерү, чәчү һәм авыл хуҗалыгы культураларын карау буенча барлык авыл хуҗалыгы эшләре механикалаштырыла.

1990–2000 елларда республикада яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә шикәр чөгендерен үстерү һәм уңышын җыюны механикалаштыруда сизелерлек алга китеш була. Үсемлекчелеккә яңа техника һәм алдынгы технологияләрне кертү 2001 елда барлык авыл хуҗалыгы культураларын җитештерүдә хезмәт чыгымнарын киметүгә мөмкинлек бирә. Әмма сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан сатып алына торган техника; ашлама, үсемлекләрне саклау чараларына бәяләрнең үзара ярашмавы нәтиҗәсендә үсемлекчелек продукциясенең үзкыйммәте структурасында матди чыгымнарның тоткан урыны кинәт арта, ул 1995 елда 58%, 2000 елда 76%, 2007 елда 73% тәшкил итә.

Үсемлекчелекнең фән буларак төп тикшеренү объектлары – авыл хуҗалыгы үсемлекләре (аның биологиясе, әйләнә-тирә мохиткә – аграр шарталарга мөнәсәбәте), үсемлекләрне классификацияләү, авыл хуҗалыгы культураларының биологик һәм экологик үзенчәлекләрен билгеләү, сортларны (гибридларны) районлаштыруны фәнни нигезләү, хуҗалык-кыйммәтле үсемлекләрне интродукцияләү; үсемлекчелек продукциясен җитештерү технологияләрен эшләү (агротехника системасын).

Басу культураларын классификацияләү нигезенә җитештерү билгеләре салынган: бу культураларны үстерү максаты һәм алымнары, үсемлелкәрнең биологик үзенчәлекләре, аларның химик сотавы. Аерым культураларның өйрәнелә торган биологик үзенчәлекләре: авыл хуҗалыгы үсемлекләренең вегетация чоры дәвамлылыгы; органогенез, аларның үсеш ритмнары; морфогенез һәм вегетация фазалары өзлеклелеге; тамыр системасы һәм ассимиляция өслеге, шулай ук үсемлекләрнең хуҗалык-файдалы органнары һәм өлешләренең формалашу динамикасы, фотосинтез һәм сулавы, коры матдәнең туплануы; матдәләр алмашы; су һәм башка режимнар; кышка, салкынга, корылыкка чыдамлылыгы.

Үстерелә торган культураларның биологик һәм экологик үзенчәлекләренә анализ, туфрак-климатик һәм җитештерү шартлары, селекция казанышларын һәм җитештерү сынаулары нәтиҗәләрен сынау һәм саклау буенча Дәүләт комиссиясе мәгълүматлары нигезендә үсемлекләрнең сортлары һәм гибридлары чәчәргә рөхсәт ителә, авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең рациональ технологияләре эшләнә.

Галимнәр

Татарстанда үсемлекчелек үсешенә галимнәрдән И.И.Штуцер, И.И.Благовещенский, В.П.Мосолов, Б.И.Горизонтов, Н.М.Феофанов, П.А.Трухин, К.И.Попов, Н.И.Благовещенский, А.К.Вершинин, А.В.Ватагин, Аб.А.Җиһаншин, П.М.Тихонов, В.П.Краюшкин, М.З.Гайнетдинов, В.Н.Мещанов, П.М.Крайнов, Г.Д.Аверьянов, Ал.А.Җиһаншин, селекция белгечләреннән Е.Н.Борисова, Х.Х.Байчурова, Ш.В.Вәлиев, П.С.Зубков, Г.И.Попов, Е.И.Ивенина, М.Н.Шумкова, А.Ф.Шубина, Н.Н.Петелина, В.З.Шәкүров, Г.С.Галиев, З.Х.Шәрәф, Ф.М.Киселёв, Х.Г.Бакжанов, А.Ф.Демидович, Г.Н.Розанова, Э.Ф.Ионова, В.М.Суркова, Ф.З.Кадырова, Л.Г.Сәгъдиева, К.Г.Азеев, Э.Д.Неттевич өлеш кертәләр.

Үсемлекчелек проблемалары Казан аграр университетында, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында, Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институтында, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәгендә һәм республиканың башка фәнни учреждениеләрендә өйрәнелә.

Әдәбият

Растениеводство. М., 1958.

Система ведения отраслей агропромышленного комплекса Республики Татарстан. Казань, 1992.

Зиганшин А.А. Современные технологии и программирование урожайности. Казань, 2001.

Слагаемые эффективного агробизнеса: Обобщение опыта и рекомендации. Ч. 1. Земледелие и растениеводство. Казань, 2005.

Автор – И.Н.Афанасьев