Тарихы

Авыл 1742 елдан мәгълүм.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар, дәүләт крәстияннәре һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет эшли.

ХХ йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 тегермән эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3075,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Эстәрлетамак волостенә керә.

1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында, 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Сукаеш авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Тырыш» (беренче рәисе – М.Латыйпов) һәм «Сукаеш»(беренче рәисе – А.Тәкиуллин) авыл хуҗалыгы артельләре оештырыла. 1931 елда «Тырыш» колхозына берләштереләләр (беренче рәисе – М.Латыйпов). 1951 елда колхоз «Курай-Елга» колхозы (Курайлы Елга авылы), 1960 елда «Кызыл Көч» колхозы (Банки Сукаеш һәм Түбән Сукаеш авыллары) составына керә.

1998 елдан  «Тырыш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2009 елдан «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда җиделлык мәктәп ачыла, 1959 елда – сигезъеллык, (1972 елда яңа бина төзелә), 1984 елда урта мәктәп (2000 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

2011 елдан тулы булмаган урта мәктәп. 1997 елдан генерал-майор Ф.Г.Булатов исемен йөртә.

1932 елда медицина пункты һәм уку йорты, 1950 елда китапханә ачыла.

Авылда китапханә, мәдәният йорты (бина 1963 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы (1966 елда төзелә) эшли.

2009 елда мәчет ачыла.

Күренекле кешеләре

М.М.Латыйфуллин (1925–1995) – шагыйрь, язучы.

Халык саны

1795 елда – 293 ир заты;
1859 елда – 896,
1890 елда – 1291,
1920 елда – 1586,
1926 елда – 944,
1938 елда – 1052,
1949 елда – 765,
1958 елда – 603,
1970 елда – 548,
1979 елда – 449,
1989 елда – 462,
2002 елда – 455,
2010 елда – 466,
2015 елда – 453 кеше (татарлар).