Татарстан Республикасының хәзерге Аксубай районы территориясендә, Нурлат тимер юл станциясеннән – 61 км, Чистай пристаненнан 61 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Аксубай районы Рус Кармәте авыл советы, 1948 елдан – Иске Рус Кармәте авыл советы, 1963 елдан – Октябрь районы Яңа Татар Кармәте авыл советы, 1966 елдан Аксубай районы Яңа Кармәт авыл советы составында. Халык саны – 180 кеше (1930 ел, руслар), 116 кеше (1956 ел, руслар), 86 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.