Биографиясе

1941 елның 19 декабрендә Киев шәһәрендә туган.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1966).

1969 елдан Бөтенсоюз углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтында (Казан), 1972–2003 елларда Казан педагогия университетының химия кафедрасында, 2003–2005 елларда Казан энергетика университетында эшли.

Фәнни иҗаты

Өч валентлы мышьяк кислоталарының эфирлары рәтендә Арбузов реакциясенә охшаш әверелешләрне тормышка ашыру мөмкинлеген өйрәнә. Алкокси группалары кермәгән дүртенчел арсоний тозларының реакция продуктлары булуын раслый. Өченчел арсиннарның оксидлары, сульфидлары һәм селенидлары рәтендә ретроарбузов реакциясен үткәрә.

Мышьяк атомы тирәлегенә, электрофиль реагентның табигатенә, мышьяк-гетероатом бәйләнешенең характерына, реагентларның үзара тәэсир итешү шартларына бәйле рәвештә бу әверелешләр һәм реакцияләрнең гомуми закончалыкларын һәм үзенчәлекләрен таба. Билгеле булган һәм яңа алынган нәтиҗәләрдән чыгып, өйрәнелгән әверелешләрнең гомуми схемаларын тәкъдим итә.

2006 елдан Германиядә яши.

Хезмәтләре

Продукты взаимодействия эфиров арсинистых кислот с галоидными алкилами // Журнал общей химии. 1970. Т. 40, № 8 (автордаш).

Синтез и некоторые свойства арсинселенидов // Журнал общей химии. 1990. Т. 60, вып. 5 (автордаш).

Исследования в области арбузовской и ретроарбузовской реакции в ряду органических соединений мышьяка // Успехи химии. 1991. Т. 60, вып. 12.

Основы химических производств. М., 2000 (автордаш).