Эчтәлек

Бизәнү әйберләре элек-электән күп төрле вазифа үти: кешенең тышкы кыяфәтен зәвыклы итеп бизәүдә аларның роле саклана. Бизәнү әйберләре аның җәмгыятьтә тоткан урынын, социаль хәлен чагылдыра (хакимлек һәм байлык дәрәҗәсен күрсәтә, шуңа күрә гадәттә сирәк очрый торган зәркән бизәнү әйберләре, тагып йөрүгә караганда, туплана килә, аннан соң мирас ителә). Күп кенә халыкларда бизәнү әйберләрен бөти – саклау чарасы сыйфатында йөртү традициясе сакланган; хәзерге көнгә кадәр бизәнү әйберләре этник үзенчәлекле билге буларак кулланыла, ягъни алар нәсел, ыру тамгасы рәвешендә, костюмнар комплексы белән бергә – кешенең нинди дә булса милләткә (халыкка), дингә, территориягә мөнәсәбәте билгесе, яше һәм гаилә хәле күрсәткече булып хезмәт итә.

Асылма савыт. Идел буе Болгар дәүләте, Болгар. XII – XIII гасыр башы

Көмеш, чүкү, гравирлау, каралту. Мәрҗани фонды

Татар бизәнү әйберләренең тамырлары Идел буе Болгары, Алтын Урда, татар ханлыкларында, аеруча Казан ханлыгының халык көнкүреше һәм нәфис-һөнәрчелек традицияләренә барып тоташа. Эшләнү үзенчәлекләре буенча алар шартлы рәвештә ике төркемгә бүленә: 1) сатып алынган яки кушып эшләнгән бизәнү әйберләре – зәркәнче осталар тарафыннан кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле металлардан, таштан ясалган алкалар, йөзекләр, беләзекләр, аеллар, каптырмалар һ.б.; 2) һәвәскәрләр ясаган бизәнү әйберләре – гадәттә хатын-кыз иҗаты әйберләре – кул астындагы төрле материаллардан (галантерея товары, вак акчалар, зәркәнчелек продукциясеннән һ.б.) әзерләнә. Җирле сәнгать традицияләре кысаларында хатын-кызлар үзләренә тукыма җирлегендә шәхси бизәнү әйберләре – муенсалар, хәситәләр эшләгәннәр.

Татар гамәли-бизәлеш сәнгате хәзинәсе профессиональ зәргәрчеләрнең гүзәл әсәрләре белән генә түгел, халык осталары тарафыннан кулдан эшләнгән бизәнү әйберләренең югары сәнгать дәрәҗәсенә ия булулары белән дә бай. Яшь кешенең балигълык яшенә җитүен мәгълүм бизәнү әйберләре белән чагылдыру татарлар арасында да таралган. XIX йөздә ир-атлар (шул исәптән югары катлау вәкилләре) бармакларына мөһерле, асылташ кашлы йөзекләр кигәннәр, билләренә аеллы каешлар буганнар; бизәнү әйберләрен кәләшләренә, хатыннарына, кызларына бүләк иткәннәр.

Хәситә – хатын-кызларның күкрәк бизәнү әйбере. XVIII гасыр

Тукыма, көмеш, алтын, асылташлар, чылбырлар, тәңкәләр. ТР милли музее

Бай тормышлы татарлар бүләк итү өчен алтыннан яки алтын йөгертелгән югары сыйфатлы көмештән, фирәзә, ахак, аметист, тау бәллүре белән инкрустацияләнгән бизәнү әйберләрен Казанда (нигездә, Яңа татар бистәсендә) һәм Казан артында (хәзерге Арча, Мамадыш, Саба районнары авылларында) яшәүче, чоку-уемлау, бөтерү, кою, чүкү, җепкыр кебек һөнәри алымнарны камил белгән атаклы милли зәргәрчеләргә (көмешчеләргә) кушып эшләткәннәр.

Аел. XIX гасыр

Көмеш, алтын йөгертү, асылташ. Филигрань, гравирлау, чүкү, инкрустация. ТР милли музее

Бизәнү әйберләренең күпчелеге түбән сыйфатлы көмештән әзерләнгән: аларны җирле тимерчеләрнең эшләнмәләре, завод-фабрикаларда җитештерелгән арзанлы товарлар тәшкил иткән.

Алкалар . XIX гасыр

Көмеш, алтын йөгертү, фиргавен. Филигрань, инкрустация. ТР милли музее

Татар бизәнү әйберләрен күпләп җитештерү XIX йөз ахырында Казан губернасының Лаеш өязе Балык Бистәсе авылы зәргәрчеләре тарафыннан җайга салына.

Хатын-кыз бизәнү әйберләре гаять күптөрле: баш бәйләвечләре (баш хәситәсе, маңгай тәңкәсе), колак алкалары, тукымадан эшләнгән чәч тасмалары (тезмә, чәч тәңкәсе), толым асмалары (чулпы), яка каптырмасы (яка чылбыры), тукыма күкрәкчә (тамакса, хәситә), брошкалар (тәңкәле булавка, кашлы инә); кул бизәмәләре – беләзек, йөзек, балдак; төрле каптырмалар һәм төймәләр. Тукымага асылташлар, көмеш тәңкәләр, зәркән аеллар, укалы тасмалар, аппликацияләр беркетелгән бизәнү әйберләре буенча татар халык костюмындагы этнотерриториаль үзенчәлекләрне ачыклап була.

Хатын-кызлар яка каптырмасы. XIX гасыр

Көмеш, алтын йөгертү, асыл ташлар. Филигрань, инкрустация, чүкү. ТР милли музее

Әмма кулдан эшләнгән әлеге зур күкрәкчәләр, бәйләвечләр һ.б. XIX йөз ахыры – XX йөз башында модадан чыга башлый. Көндәлек тормышта кулланыла торган иң популяр бизәнү әйберләренең стиле үзгәрә. Челтәр алкалар (татар сыргасы), киң беләзекләр, зур кызыл асылташлы йөзекләр, тәңкәләр, аеллар тагылган авыр толым асмалары кулланыштан чыга; куышлап коелган «айлы» гади алкаларга, каралтылган көмеш чыбыктан үрелгән тар беләзекләргә ихтыяҗ арта, толым асмаларының иске төрләрен чулпылар алыштыра. Бизәнү әйберләренең традицион җыелмасы үзәктән ерактагы авылларда, читтә яшәүче керәшен татарларда, мишәрләрдә озаграк саклана.

Әмма XX йөз уртасында һәр төбәктә диярлек бизәнү әйберләре сәнәгать җитештергән бериш эшләнмәләр тарафыннан кысрыклап чыгарыла. XX йөз ахырыннан башлап, Татарстанның профессиональ рәссамнары, аерым халык осталары милли костюмнарны, бизәнү әйберләрен камилләштерү юнәлешендә шактый уңышлы эшлиләр.

Шулай ук кара Зәргәрчелек сәнгате, зәргәрчелек һөнәрчелеге.

Әдәбият

Воробьёв Н.И. Казанские татары. К., 1953;

Суслова С.В. Женские украшения казанских татар середины 19 - начала 20 вв. М., 1980;

шул ук. Ювелирное дело // Татары. М., 2001;

Валеев Ф.Х. Нородное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. М., 1990;

Рамазанова Д.Б. Названия одежды и украшений в татарском языке. К., 2002.

Автор — Ф.Ф.Гулова