Тарихы

XVIII йөздә Зур Шекше (хәзер – Олыяз) авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Шулай ук Түбән Шекше, Өтернәс исемнәре белән дә мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм поташ заводы була, 1908 елда 2 вак-төякләр кибете эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1039,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Шекше авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Алан-Елга» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Хәмидуллин). 1935 елда хуҗалыкның исеме Тельман исем. колхоз итеп үзгәртелә (авылда үзәк утар урнаша).

1958 елдан авылда – «Ирек» колхозы (үзәк утары – Шекше авылы), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2008 елдан – «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге, шулай ук ябык грунтта яшелчәләр үстерү ( «М.Г.Фазылов» шәхси эшмәкәр хуҗалыгы) белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923–1958 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда «Саимә» чишмәсе һәм буа төзекләндерелгән (икесе дә – 2012 елда).

Халык саны

1782 елда – 50 ир-ат;
1859 елда – 292,
1897 елда – 583,
1908 елда – 785,
1920 елда – 843,
1926 елда – 743,
1938 елда – 648,
1949 елда – 528,
1970 елда – 431,
1979 елда – 409,
1989 елда – 329,
2002 елда – 342,
2010 елда – 344,
2020 елда – 303 кеше (татарлар – 95,7%).