Биографиясе

1912 елның 20 сентябре, Казан – 1942 елның 23 марты, Семисотка авылында җирләнә, Кырым.

Гражданнар сугышыннан соң гаиләсе Түбән Новгород шәһәренә күченә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1928 елдан «Красное Сормово» заводында слесарь булып эшли.

1931 елдан Пермь шәһәрендә яши. Агач әзерләүдә, Пермь химия комбинаты төзелешендә, Киров исемендәге заводта эшли. Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый.

1933 елдан Кызыл Армиядә.

3 нче Оренбург хәрби очучылар мәктәбен (1936), Борисоглебск югары пилотаж мәктәбен (1937) тәмамлый.

Киев хәрби округы хәрби-һава көчләренең 56 нчы истребитель авиация бригадасының 4 нче эскадрильясында хезмәт итә. Испаниядә гражданнар сугышында (1936-1939) катнаша. 88 сугышчан очыш ясый, 40 һава сугышы уздыра, 5 дошман самолётын бәреп төшерә.

1941 елның 22 июненнән Көньяк-Көнбатыш һәм Кырым фронтларында сугыша. Майор, Кырым фронтында 51 нче армиянең хәрби һава көчләре 72 нче истребительләр авиациясе дивизиясе 247 нче истребительләр авиациясе полкы командиры. 1942 елның 12 февраленә 200 дән артык сугышчан очыш ясый, шуларның 62 сендә бомбардировщикларны озата бара, 45 ендә объектларны һәм гаскәрләрне ышыклый, 30 ында дошман гаскәрләренә һәм транспортына һөҗүмнәр ясый, 14 ендә дошман гаскәрләре һәм аэродромнары буенча разведка уздыра. 27 һава сугышында катнаша. 18 дошман самолётын бәреп төшерә.

Немец самолётын бәреп төшереп, һава сугышында һәлак була.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

М.А.Федосеевка Пермьдә һәйкәл куела; Казан һәм Пермь шәһәрләре урамнарына аның исеме бирелә.

Әдәбият

Герои Казани = Казан каһарманнары / авт.-сост. М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2018. С. 46–47;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 160.