XIX йөз ахыры – XX йөз башы – татар милли әдәби теленең формалашуы һәм үсешендә аеруча мөһим этап. Иске татар теле элек-электән, башка төрки телләр кебек, бик күп гарәп-фарсы алынмаларына һәм борынгы төрки чыгышлы сүзләргә дучар ителгән була. XIX йөз уртасына ул алынмаларга госманлы-төрек теле сүзләре дә кушыла. XX йөз башында милли үзаңның күтәрелеше нәтиҗәсендә татарларның милли интеллигенциясе татар әдәби теленең актуаль торышы турында мәсьәләне күтәрә. XX йөз башы татар теленең өч вариантыннан (әдәби тел; җәдит-госманлы; татар сөйләм теле сүзләре һәм формалары белән баетылган тел варианты) иң яхшырагы һәм аңлаешлырагы булып соңгысы күренә.

Сылтама ясау өчен: Миннуллин Б.К. Татарский литературный язык начала ХХ века. Языковая вариативность // Научный Татарстан. 2011. №4. С.199–204.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Бәхтияр Ким улы Миңнуллин, филология фәннәре кандидаты.