1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан.

Үзәге — Яңа Чишмә авылы.

Мәйданы — 1317,5 кв.км.

Халкы 2017 елда — 13386 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча руслар — 49,5%, татарлар — 44,2%).

Район 30 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 18 февралендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Җете кызыл (кызыл) һәм сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) белән аркылы бүленгән җирлек өсте тешле диварлы пута белән тоташтырылган, аның өстендә кылыч, ә астында чуртан; барлык фигуралар көмеш».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча өч: горизонталь сурәтләнгән ак кылычлы кызыл, тешле дивар рәвешендәге ак һәм ак чуртан сурәтле күк буйларга бүленгән туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Кызыл буйның (чыгынтысыз), тешле чыгынтылы өлешнең, ак буйның (чыгынтысыз), тешле чыгынтылы өлешнең, ак буйның (чыгынтысыз) һәм күк буйның нисбәте — 33:5:25:27».

Символика нигезләмәсе

Яңа Чишмә 1610 елда нигезләнә. Кама аръягын күчмә халыклар һөҗүменнән саклау өчен 1652 елда биредә хәрби кальга төзелә, аның тирәсендә тора-бара бистәләр барлыкка килә (Петр һәм Павел, Екатерина, Архангел һ.б.). Әлеге бистәләрдә игенчелек эшен дәүләт чикләрен саклау белән бергә алып баручы йомышлы халык яши. Соңрак алар аерым «игенче солдатлар» катлавын хасил итәләр. Яңа Чишмә тарихының бу чоры гербта кальга дивары һәм кылыч сурәте белән күрсәтелә. Районның хәрби символикасын сак, каравыл, сизгерлек билгесе — чуртан сурәте баета. Чуртан шулай ук төбәк территориясендә урнашкан һәм биредә яшәүчеләргә балык кәсепчелеге белән шөгыльләнү мөмкинлеге биргән Шушма елгасы һәм күлләр (зәңгәр җирлек) билгесе. Көмеш төс — чисталык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу; кызыл — кыюлык, көч, хезмәт, матурлык; зәңгәр, сыек зәңгәр төс — намус, зыялылык, рухият символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү).