Эчтәлек

1915 елда Казан университетының психиатрия клиникасы өчен рациональ юнәлештәге модерн стилендә (кирпеч стиле) И.И.Брюно проекты буенча төзелә. Һәрвакыт башлангыч максатларында файдаланыла. Хәзерге вакытта стационарлы шәһәр психиатрия диспансеры.

Перпендикуляр урнашкан ян-як канатлары белән үзәк фасад каршында ишегалды-каре (турыпочмаклы эчке ишегалды булган квадрат формасындагы бина) барлыкка китергән ике катлы сузынкы бина. Коридор-кабинет планында төзелгән. Бүлмәләрне юка металл рамалы биек тәрәзәләр яктырта. Фасад дивары кызыл кирпеч һәм штукатурланган яссылык белән аралашкан. Модерн үрнәкләре тәрәзә йөзлекләрендә һәм фасад детальләренең үзенчәлекле чишелешендә чагыла.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.