Биографиясе

1937 елның 3 мае, Зәй районы Әхмәт авылы – 2022 елның 31 октябре, Казан.

М.С.Щепкин исемендәге югары театр училищесен тәмамлый (1961). Шул ук елда Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Н.Дунаев Казан театр училищесендә (1983–1986) һәм Казан мәдәният һәм сәнгать университетында (1986 елдан) педагогик эшчәнлек алып бара.

Иҗаты

Кече театр (Мәскәү) мәктәбендә тәрбияләнгән актер буларак, Н.Дунаев барыннан да бигрәк характерның асылына төшенергә, образның рухи эчтәлеген билгеләүче төп сыйфатларын ачыкларга омтыла. Н.Дунаев башкаруындагы атом төшен өйрәнүче яшь физик, үлем дәрәҗәсендә нурланыш дозасы алып та, рухи ныклыгын югалтмаган Газиз («Хуш, Назлыгөл!», М.Байҗиев); Т.Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрдәге тыелгысыз эчкече рәссам Нургали («Хушыгыз!»); европача типтагы фабрика хуҗасы, тәкәббер, кешеләрне буйсындырырга яратучан Якуб («Без китәбез, сез каласыз»); Пугачевның кыю көрәштәше Бәхтияр («Бәхтияр Канкаев»); хәйләкәр, шук, яхшы күңелле чатан Григорий («Гөргөри кияүләре»); булдыксыз, юкка шапырынучан актер Качкинский («Качаклар», Н.Исәнбәт); рәхимсез, явыз Җиһанша («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин); сәер Күрше («Бичура», М.Гыйләҗев); шат күңелле, җитез хәрәкәтле, «канында кояш уйнаган» Фигаро («Шау-шулы көн», П.Бомарше) образлары шундыйлардан.

Башкарган беренче рольләрендә үк – яшь табиб Нияз («Соңгы хат», Х.Вахит), танылган татар язучысы, комиссар Шамил Усманов (шул исемдәге пьеса, А.Гыйләҗев һәм А.Яхин) Н.Дунаевның образ өстендә чын күңелдән бирелеп, үз героеның һәр эш-кыланышын психологик яктан нигезләргә тырышып, жанрның асылын аңлап эшләвен күрсәтә. Н.Дунаев башкаруында Шамил Усманов романтик рухлы, шул заман сулышына төгәл туры килгән герой булып күзаллана. Василий ролендә («Бер төн», Б.Л.Горбатов) икенче пландагы үтә үзенчәлекле катлаулы образ тудырып, Н.Дунаев үзен чын сәхнә остасы итеп күрсәтә.

Н.Дунаевның А.Н.Островский пьесалары буенча куелган спектакльләрдә башкарган рольләре аерым әһәмияткә ия: Подхалюзин («Агай-эне ак мыек»), Залешин («Җимерелгән бәхет»), Паратов («Бирнәсез кыз»). Аларда Н.Дунаевның автор стилен нечкә тоемлый, шул ук вакытта драматург тудырган образларның бүгенге яңгырашы кискенлеген күрсәтә белүе ачык чагыла.

А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повесте буенча куелган спектакльдәге Мирвәли образы – актерның иҗади казанышы. Н.Дунаев башкаруында бәхетле, тормышны һәм туган җирен сөюче яшь крәстиян Мирвәли, үзен кулакка санап рәнҗеткән авылдашлары белән тигезсез көрәш нәтиҗәсендә барысын да югалткан, шәфкатьсезләнгән, рухи яктан ярлыланган, сынган трагик фигурага әйләнеп, 1930 еллар Россия крәстияне язмышын гәүдәләндерә.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1978) һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1998) лауреаты.

Әдәбият

Илялова И. В каждой роли частичка души // Татарстан. 1997. № 4.

Авторы – И.И.Илялова