- РУС
- ТАТ
шагыйрь
1910 ел, хәзерге Башкортстан Республикасы, Кушнаренко районы Илек авылы – 1943 ел.
1929 елдан Мәскәүдә яши, пролетар язучылар ассоциациясенең татар секциясе эшендә катнаша.
1943 елда фронтта һәлак була.
Әсәрләре 1930 еллар башында «Эшче» газетасында, «Октябрь баласы», «Ударниклар» журналларында басыла башлый. «Чакыру» исемле (1932, М.Җәлил кереш сүзе белән) беренче җыентыгына кергән шигырьләрендә хезмәткә дан җырлый. Аерым шигырьләре «Каләмле ударниклар» (1932), «Туган ил» (1938) альманахларына кертелә.
1941 елның җәендә Бөек Ватан сугышына китә. Шигырьләрен һәм очеркларын фронт газеталарында һәм «Совет әдәбияты» журналында бастыра.
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.