Тарихы

1619 елдан Пустошь Сартик буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Салтыковка исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1887 елдан мәгълүм), мәктәп, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1030,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кабык Күпер волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Никифорово авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “13 годовщина Октября” колхоз оештырыла. 1950 елларда “Якты Чишмә” колхозы (Васильево, Ишки авыллары) составында, 1962 елда – “Маяк” колхозы (үзәк утары Ишки авылында), 1994 елда “Маяк” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә.

2002 елда “Маяк”, “Рассвет” (Тауиле, Чаксы, Нагаш авыллары), “Алга” (Иске Чәбия, Шәмәк авыллары) күмәк предприятиеләре “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына берләштерелә. 2005 елдан – “Рассвет” күмәк предприятиесе (“Вамин” агрофирмасы берләшмәләренең берсе).

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (башта элекке мәчет бинасында урнаша; 1960 елда махсус бина төзелә, 1996 елдан яңа бинада), 2015 елда ябыла.

Хәзер китапханә (1936 елдан), мәчет (2017 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Габдуллин (1936 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФ нең атказанган укытучысы, ТР ның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Н.Х.Хөсәенов (1885–1937) – сәясәт эшлеклесе, 1905–1907 еллардагы революциядә катнаша, Бохара коммунистлар партиясен оештыручыларның берсе һәм җитәкчесе (1919–1920 елларда), Бохара шәһәре Халык Комиссарлары Советы әгъзасы (1920 ел).

Халык саны

1782 елда – 69 ир-ат;
1859 елда – 444,
1897 елда – 757,
1908 елда – 840,
1920 елда – 891,
1926 елда – 746,
1949 елда – 659,
1958 елда – 576,
1970 елда – 562,
1979 елда – 452,
1989 елда – 260,
2002 елда – 191,
2010 елда – 161,
2017 елда – 139 кеше (татарлар – 97,1%, руслар – 2,2%, үзбәкләр – 0,7%).