Эчтәлек

Балымер комплексы истәлекләрен өйрәнү XIX йөздән башлана (А.А.Спицын, А.Ф.Лихачёв, А.И.Стоянов, П.А.Пономарёв, Н.П.Лихачёв һ.б.). 1954 елда Б.Б.Жеромский шәһәрлектә казу эшләре алып бара, 1961 елда Е.А.Халикова күчмә төркиләрнең XIV йөзгә караган курганлы каберлеген тикшерә.

Балымер комплексы истәлекләре нигездә Иделнең биек сулъяк ярында урнашкан. Комплекска берничә авыллык һәм Имәнкискә культурасына нисбәтле «Шолом» (шартлы исем) шәһәрлеге керә; шәһәрлекләр, авыллыклар, курганлы һәм гади каберлекләр IX–X йөзләрдә яшәгән руслардан (викинглар), болгарлардан һәм XIII–XIV йөзләрдәге Алтын Урда күчмә төркиләреннән калган дип фараз ителә. Шәһәрлекләрдә шулай ук Ананьино, Имәнкискә һ.б. археологик культуралар катламнары табыла. Руслардан калган курганлы каберлектә мәет яндыру йоласы эзләре очрый.

Комплекс территориясендә көмеш әйберләр һәм акчалар хәзинәсе табыла.

Әдәбият

Спицын А.А. Заметки из поездки 1898 // Известия Императорской археологической комиссии. СПб., 1898. Выпуск 60.

Жеромский Б.Б. Древнеродовое святилище «Шолом» // Материалы и исследования по археологии СССР. 1958. № 61.

Халикова Е.А. Археологические исследования в Куйбышевском районе ТАССР в 1961г. // Краткие сообщения Института археологии Академии наук СССР. 1965. Выпуск 104.

Археологическая карта Татарской АССР. Западное Закамье. Казань, 1986. № 102–15.

Автор – Е.П.Казаков