- РУС
- ТАТ
1928 елда РСФСР Мәгариф Халык комиссариаты каршындагы укытучыларны камилләштерү Үзәк институты бүлекчәсе буларак ачыла, 1932 елдан Татар халык мәгарифе кадрларының квалификациясен күтәрү институты, 1939 елдан укытучыларны камилләштерү буенча татар институты, 1992 елдан Татар педагогларның квалификациясен күтәрү институты, 1993 елдан Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институты, 2008 елдан – хәзерге исемдә.
Институт Татарстанда барлык белгечлекләр буенча педагогик хезмәткәрләрне һәм халык мәгарифе учреждениеләре җитәкчеләрен өзлексез һөнәри укыту, шулай ук югары белем базасында яңадан әзерләү буенча әйдәп баручы фәнни-методик үзәк булып тора..
Институт составында 6 кафедра: мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы; математика һәм табигый-фәнни белем бирү; педагогика, психология һәм андрогогика; социаль-гуманитар фәннәр; татар теле һәм әдәбияты; мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү; 3 лаборатория: лингвистика; тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау; коррекцион һәм инклюзив белем бирү; 9 бүлек: укыту-методик, тәрбия һәм шәхси компетенцияләрне үстерү, методик эшне үстерү, китапханә-мәгълүмат һ. б.; техник ярдәм күрсәтү бүлекчәсе эшли.
Институтта ел саен 8 меңнән артык кеше квалификациясен күтәрә, 300 гә якын кеше яңадан әзерлек уза. Педагогик коллектив 70 тән артык хезмәткәрдән тора, шул исәптән 14 фәндокторы һәм 50 гә якын фән кандидаты.
Директорлары, ректорлары: М.Х.Таһиров (1928–1929), З.Х.Нигъмәтуллин (1930–1931), Г.И.Республиканец (1931 ), Л.Гомәров (1932), М.Х.Алев (1933), М.А.Нигъмәтуллин (1935–1937), К.Бикчәнтәев (1937–1938), К.А.Александров (1939–1941), В.П.Меньшиков (1942–1943), Ф.А.Франовская (1943), Ф.Хәмидуллин (1944–1945), И.П.Поливанов (1945), В.В.Балашов (1946), И.И.Малкин (1946–1960), Н.А.Хамматова (1960–1963), Г.С.Закиров (1963–1966), М.У.Ягъяев (1966–1983), Р.А.Исламшин (1983–2004), И.Г.Һадиуллин (2004–2007), Р.Ф.Шәйхелисламов (2007–2011), Е.Г.Скобельцына (2011–2013), Ф.Х.Тарасова (2013–2014), Р.Г.Хәмитов (2014–2016), Р.Р.Бәдриева (2016–2018), Л.Н.Ногманова (2018 елдан).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.