1916 елның 25 ноябре, Иркутск шәһәре — 1990 елның 25 мае, Казан.

1941 елда Казан университетын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Сугыштан соң Казан университетында эшли, Астрономия обсерваториясенең астрофизика бүлеге җитәкчесе (1952–1956), радиоастрономия кафедрасы мөдире (1962–1987), профессор (1987–1990).

Хезмәтләре метеор күренешләрен матем. модельләштерүгә карый. Костылёв электрофотометр, метеор радиолокаторлары өчен автомат рәвештә теркәүче аппаратлар, метеорология радиоэлемтәсен эшли. Метеор радиотрассаларын модельләү һәм исәпләүләр үткәрә.

СССР ФА Астрономия советының кометалар һәм метеорлар буенча комиссиясе рәисе урынбасары (1962–1973).

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Общая теория коэффициентов заполнения // Метеорное распространение радиоволн. К., 1963;

Астрономические основы метеорной радиосвязи. К., 1970;

Возможность использования методов оптимизации для определения параметров метеоров // Астрон. вестн. 1980. Т. 14, № 2 (автордаш).

Әдәбият

Тептин Г.М. Константин Владимирович Костылёв. К., 2003.

Автор — Р.Г.Усманов