- РУС
- ТАТ
Татарстанның Питрәч районындагы авыл, Сеин елгасы буенда (Мишә елгасы бассейны), Питрәч авылыннан 20 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1602–1603 еллардан татарлар яшәгән Кече Шигали авылы буларак мәгълүм; XVII йөз уртасына бушап кала, шуннан соң җирләре рус алпавытларына тапшырыла. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Пановка Тарбеева, Знаменское исемнәре белән дә искә алына.
Фаразланганча, авыл бригадир П.Ф.Тарбав тарафыннан нигезләнә. XIX йөз башында алпавыт Евсевьев анда берничә себерлене китереп урнаштыра.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XIX йөздә алпавыт хатын Евсевьева акчасына гарипләр йорты тотыла. 1809 елда алпавыт Н.Г.Евсевьев акчасына – Никола чиркәве, 1865 елда приход халкы җыйган акчага – Тихвин Мәрьям Ана могҗизалы иконасы хөрмәтенә чиркәүнең янкормасы (рус классицизмы стилендәге дини архитектура истәлеге; 1936 елда ябыла, 2005 елга кадәр склад буларак файдаланыла, 2007 елда диндарларга кайтарыла), 1917 елда Знамение чиркәве (приход 1774 елда оеша; хәзерге вакытта чиркәүнең беренчел күренеше сакланмаган, склад сыйфатында файдаланыла; дини архитектура истәлеге) төзелә.
XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; 2 чиркәү, земство мәктәбе (1858 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1849 елдан эшләп килгән чиркәү-приход мәктәбе җирлегендә 1868 елда ачыла), земство мәктәбе, ветеринария-фельдшерлык пункты, телефон, икмәк саклау-сату кибете, су тегермәне һәм 2 җил тегермәне, 2 тимерчелек, 2 сыраханә, казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете, култыкча баганачыклары, өстәл аяклары, орчыклар (Казанда сатылалар), түрле чаналар һәм шәһәр чаналары җитештерүче остаханәләр, чаңгылар, шкафларның бизәкле өске өлешен, тәрәзәләр өчен багетлар ясап чыгаручы остаханә һәм шимбә көнне базар эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 705 дисәтинә тәшкил итә.
1918 елда элекке алпавыт улы Н.А.Евсевьев башка алпавытларның уллары белән бергә алпавыт йортында мәктәп урнаштырган Пановка волость башкарма комитеты рәисе А.С.Фадеевны һәм ике хәрбине кулга ала, аларны шул ук елның августында аталар. 1918 елның сентябрендә авылда совет хакимияте торгызыла.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волосте үзәге була.
1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.
Хәзер – Пановка авыл җирлеге үзәге.
1931 елда авылда «Первое Мая» колхозы оештырыла. 1951 елдан авылда – «Трудовик», 1958 елга кадәр – «Борьба за социализм» колхозлары, 1996 елдан Нариманов исем. колхоз эшли, соңрак ул шул ук исемдәге күмәк предприятие итеп үзгәртелә.
1958 елда авылда өченче төзәтү-хезмәт колониясе урнаша.
1936 елда хөкем ителгән ир-атлар һәм хатын-кызларның катнаш типтагы төзәтү-хезмәт колониясе оештырыла; ул 1935 елда бетерелеп, Эчке эшләр халык комиссариатының ТАССР буенча идарәсе Төрмәләр бүлегенә тапшырылган Пановка ашлык җитештерү совхозының авыл хуҗалыгы идарәсе җирлегендә булдырыла.
1975 елда ир-атлар колониясе итеп үзгәртелә, хөкем ителгәннәр анда авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнәләр.
Хәзерге вакытта учреждение – гомуми режимдагы 677 кешелек колония, анда беренче тапкыр хөкем ителгән затлар тотыла, алар он тарту, тегүчелек һәм гигиена әйберләрен туплап төргәкләү белән шөгыльләнәләр. Колония территориясендә ябык типтагы кичке (сменалы) урта мәктәп (1975 елдан), «Рәхмәтулла» мәчете (2009 елдан), «Көтелмәгән куаныч» Мәрьям Ана иконасы чиркәве (2022 елдан) эшли.
1920 еллар ахырында башлангыч мәктәп ачыла, 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1991 елдан – яңа бинада).
Авылда китапханә (1961 елдан, урыны берничә тапкыр үзгәрә, 2014 елдан – күпфункцияле үзәк бинасында), күпфункцияле үзәк (2014 елдан), «Колосок» балалар бакчасы (1991 елдан, хәзерге вакытта – мәктәп белән уртак бинада), табиблык амбулаториясе, «Хәлил» мәчете (2020 елдан), шулай ук 2016 елда хәйрияче Р.Р.Хәлилов акчасына фонтан, яр буе урамы һәм пляж корылган төзекләндерелгән буа, Николай Чудотворец хөрмәтенә изгеләндерелгән төзекләндерелгән «Бельник» чишмәсе, купель (2011 елдан) бар.
Күпфункцияле үзәк каршында «Русский сувенир» (1996 елдан, 2011 елдан – халык ансамбле, оештыручысы һәм җитәкчесе – М.А.Козырева), «Звонкие детки» (2009 елдан), «Капель» (2010 елдан) вокаль ансамбльләре, «Самоцветы» фольклор ансамбле (2010 елдан), «РитМикс» һәм «Ухтышки» хореография коллективлары, «Улыбка» театр студиясе (барысы да – 2011 елдан) эшли.
Авыл территориясендә Евсевьевлар утарының хезмәт һәм хуҗалык корылмалары (XX йөз башы) – бер катлы һәм өстәп төзелгән ике катлы корпуслар (1930 еллардан төзәтү колониясе хезмәткәрләре өчен тораклар буларак файдаланыла), 1918 елга кадәр алпавыт Евсевьевлар яшәгән утар йорты (XX йөз башы, 1990 елларга кадәр – тарих һәм мәдәният истәлеге, хәзер – төзәтү колониясе карамагында), багана кәшәнә (XIX йөз ахыры) сакланган.
Авыл янында эпиграфика истәлеге – Пановка кабер ташы (Казан ханлыгы чоры ядкәре, XVI йөзнең беренче яртысы), археология истәлекләре – Пановка табылдыклары (бронза гасыр) ачыклана.
В.К.Меньшиков (1874–1945) – педиатр, медицина докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры; 1945 елда аның исеме Казан медицина университетының балалар клиникасына бирелә.
1782 елда – 141 ир-ат;
1859 елда – 288,
1897 елда – 503,
1908 елда – 449,
1920 елда – 572,
1926 елда – 473,
1949 елда – 341,
1958 елда – 413,
1970 елда – 463,
1979 елда – 380,
1989 елда – 708,
2002 елда – 1644,
2010 елда – 1611,
2020 елда – 1483 (шул исәптән хөкем ителгән затлар – 869) кеше (руслар – 61%, татарлар – 30%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.