- РУС
- ТАТ
Тел галиме, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1916)
1859 елның 13 (25) декабре, Херсон губернасы, Елизаветинский өязе Георгиевка авылы – 1931 елның 31 июле, Казан шәһәре.
Новороссийск университетын тәмамлый (1884). Казан, Кишинев, Одесса, Скопин уку йортларында рус телен һәм әдәбиятын укыта.
1893–1922 елларда Казан университетында (1894 елдан профессор).
Тула, Калуга, Орел, Казан, Вятка, Рязань губерналарында диалектологик экспедицияләрдә катнаша. XVIII–XIX йөз рус әдәби теле тарихына караган хезмәтләрендә: «Хәзерге рус әдәби теле тарихыннан очерк» («Очерк истории современного литературного русского языка», 1908); «А.С.Пушкин теленең грамматика тәҗрибәсе» («Опыт грамматики языка А.С.Пушкина», выпуск 1–3, 1901–1904) әдәби тел тарихының җәмгыять тарихы белән тыгыз бәйләнештә булуын дәлилли.
Гимназия һәм училищеләр өчен дәреслекләр авторы.
К диалектологии великорусских наречий: Исследование особенностей рязанского говора. Варшава, 1892.
К истории великорусских говоров: Опыт историко-сравнительного исследования народного говора в Касимовском уезде Рязанской губернии. Казань, 1896.
Учебник грамматики русского языка. Казань, 1900.
Лекции по истории русского языка. Казань, 1913.
Основы синтаксиса русского языка. Казань, 1913.
Карский Е.Ф. Будде Е.Ф. // Известия отделения русского языка и словесности Императорской Академии наук. 1929. Т. 2, книга 2.
Библиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета 1905–1963. Казань, 1965. Ч. 2.
Автор – Л.К.Бәйрәмова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.