Тарихы

Поселокка XIX йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Михайловка исеме белән билгеле.

XX йөз башында авылда тегермән эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 280 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Аккүз авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Красная роща” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.И.Сочков), 1956 елда “Нариман” колхозы составында, 1956 елда – “Гранит” колхозы (Аккүз авылы). 1985 елда “Ярыш” колхозы. 1996 елда “Аккүз” кооперативлары берләшмәсе, 2003 елдан “Ахун” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2006 елда “Чишмә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм “Ахун” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән берләшә .

Халкы күбесенчә “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда башлангыч мәктәп ачыла.

Поселокта башлангыч мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар (Иҗтимагый үзәк бинасында урнаша, 2001 елда ачыла).

Күренекле кешеләре

А.Л.Сальников (1926 – 1981) – Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1897 елда – 63,
1906 елда – 115,
1913 елда – 131,
1920 елда – 145,
1926 елда – 156,
1938 елда – 151,
1949 елда – 142,
1958 елда – 72,
1970 елда – 208,
1979 елда – 119,
1989 елда – 67,
2002 елда – 70,
2010 елда – 77,
2015 елда – 59 кеше (татарлар, руслар).