Биографиясе

1897 елның 12 (24) декабре, Уфа шәһәре – 1964 елның 22 мае, Истанбул шәһәре, Төркия.

Беренче башкорт хөкүмәте әгъзасы И.Х.Әсәкәевнең сеңлесе.

1917 елгы революция вакытында Петербург университетындагы укуын туктатып тора.

1920 елдан Кытайда: «Гыйният» (Харбин шәһәре) татар милли мәктәбендә укыта.

1934 елда Шанхай шәһәренә күченеп китә һәм, милли мәктәп оештырып, шунда татар теле һәм мәдәнияте укыта.

Мөселман хатын-кызлары арасында мәдәни-агарту эшчәнлеге алып бара.

«Милли байрак» татар газетасында языша, «Кадыйр», «Рөстәм», «МА», «Ш.Б.», «З.А.» тәхәллүсләре һ.б. белән «Ерак Шәрык» журналында, рус телле «Шанхайская заря», «Слово» һ.б. газеталарда мәкаләләрен бастыра.

«Шанхай төрки-татарларының Идел-Урал комитеты» җитәкчеләренең берсе, «Идел-Урал, Украина, Кавказ халыкларын азат итү комитеты» вице-президенты.

М.Х.Салиәхмәт уйгыр-татар-рус-кытай сүзлеген әзерләүдә катнаша.

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Төркиягә күченеп китә.

Хезмәтләре татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә карый.

Әдәбият

Усманова Л. Тюрко-татарская эмиграция Дальнего Востока // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2007. № 2.