Биографиясе

1911 елның 24 сентябре, Витебск шәһәре, Белоруссия – 1983 елның 24 гыйнвары, Казан.

1932 елда Казан университетын тәмамлый һәм аспирантурада калдырыла.

1933 ел башында Мәскәү физика фәнни-тикшеренү университетына командировкага җибәрелә, анда И.Е.Тамм җитәкчелегендә фәнни эшчәнлеген башлап җибәрә.

1934 елдан Казан университетында эшли, 1954 елдан теоретик һәм эксперименталь физика, 1961 елдан теоретик физика, 1973 елдан квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедралары мөдире, профессор (1956). Бер үк вакытта 1957 елдан проблемалы магнит радиоспектроскопиясе лабораториясе фәнни җитәкчесе.

1974 елдан СССР Фәннәр академиясенең «Конденцияләнгән мохит радиоспектроскопиясе» проблемасы буенча Гыйльми совет рәисе урынбасары, 1981 елдан рәисе.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре магнит радиоспектроскопиясенә карый.

Нейтронның магнит моменты булуын фаразлый, бу моментның зурлыгын һәм тамгасын билгели (И.Е.Тамм белән берлектә, 1934). Төш спинының Электрон парамагнетик резонанс спектрларына тәэсир итүен ача (Б.М.Козырев һәм С.Г.Салихов белән берлектә, 1948). Акустик парамагнетик резонанс күренешен фаразлый һәм теориясен төзи (1952), физикада яңа юнәлешне – квант акустикасын башлап җибәрә.

Сферик булмаган органик сыеклык молекулаларында борылма Броун хәрәкәте һәм бу хәрәкәтнең сыеклыкларның йоту спектрына тәэсир итү мәсьәләләрен чишә (Альтшулер – Вәлиев механизмы). Ван Флек парамагнетикларының төш спиннарын адиабатик магнитсызландыруын нигезләгән үтә түбән температура (0,0001 К кадәр) алу ысулын тәкъдим итә. Парамагнитик кристалларда тар фонон «тамагын» һәм фонон «бугазын» Мандельштам-Бриллюэновның яктылык таралу эффекты ярдәмендә тикшерә.

«Парамагнитный резонанс» җыентыгын бастырып чыгару инициаторы һәм мөхәррире.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике мәртәбә 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2006, вафатыннан соң).

Истәлеге

Университетның С.А.Альтшулер лабораториясе урнашкан бинасына аның истәлегенә мемориаль такта куелган.

Хезмәтләре

Магнитный момент нейтрона // Доклады Академии Наук СССР. 1934. Т. 1, №8 (автордаш).

Резонансное поглощение звука в парамагнетиках // Доклады Академии наук СССР. 1952. Т. 85, № 6.

Электронный парамагнитный резонанс. М., 1961 (автордаш).

Әдәбият

Семён Александрович Альтшулер. М., 1991.

Автор – Р.Г.Усманов