- РУС
- ТАТ
XVI йөз ахырында – XVIII йөз уртасында Көнбатыш Европа, XVIII йөзнең беренче яртысында Россия архитектурасындагы һәм сәнгатендәге стиль
Итальянча barocco – купшы, чуар.
Бароккога Көнбатыш Европа архитектурасында фасадларның купшы пластикасы, бизәкләр байлыгы, корылышының катлаулылыгы; шулай ук тантана заллары интерьерларының төрле төстәге уйма сыннар, күпертеп һәм уеп ясалган бизәкләр, рәсемнәр һәм көзгеләр белән зиннәтләнгән булуы хас.
XVII йөз ахырында Көнбатыш Европа бароккосы йогынтысында Мәскәү архитектурасында да күпсанлы ордер детальләре күренә башлый. Архитектура гыйлемендә бу юнәлеш «Нарышкин стиле» («Нарышкин бароккосы») яки «Мәскәү бароккосы» дип атала.
Классик архитектура формалары барокко стиленең рус архитектурасында, нигездә, декоратив роль уйнаган, ул биналарның композицион принципларына тәэсир итмәгән диярлек. Бу стильдәге фасад бизәлешенә ике төслелек – кызыл кирпеч дивар һәм ак таштан уеп ясалган детальләр хас.
XVII йөз рус архитектурасына шулай ук төрле төсләрдәге рәсемнәр белән бизәлгән фасадлар, шашкасыман түбәләр, тимердән кисеп ясалган бизәкләре һ.б. белән аерылып торган «Украина» бароккосы да сизелерлек йогынты ясый. Бу стильдәге корылмаларның күләм композициясе һәм фасадлары – симметрия, интерьерлары анфилада принципларына нигезләнә.
XVIII йөзнең беренче яртысындагы «Петр» яки «Петербург бароккосы» гадилеге, формалар төгәллеге, фасадларның пилястралар яисә ярымбаганалар, уемнар һәм филёнкалар белән бүлгәләнүе, биналарда максатка ярашлы декоратив скульптуралар белән аерылып тора. XVIII йөзнең беренче яртысында архитекторлар П.Зарудный, Ж.-Б.Леблон, Д.Трезини, М.Г.Земцов, И.К.Коробов, П.М.Еропкин эшчәнлеге шушы юнәлештә бара.
XVIII йөз уртасында архитектура сынлы сәнгатьнең барлык төрләренә һәм жанрларына мөрәҗәгать итә, скульптура, монументаль һәм декоратив рәсем, гамәли бизәлеш сәнгате мөмкинлекләреннән файдалана. Бу чорда әлеге стильдә император резиденцияләре, сарайлар, утарлар, соборлар, чиркәүләр, монастырьлар төзелә.
Ул вакыттагы барокко «Растрелли бароккосы» дип тә атала. Ул бер үзәккә тупланган өч өлешле биналар, сынык яисә сыгылма кыеклы биек түбәләр, фонарьлы һәм тәрәзәле гөмбәзләр белән үзенчәлекле. Ордер (өч чирекле колонналар һәм нык беркетелгән антаблементлар), парлы яисә сыңар пилястралар, колонналар тезмәсе, бина почмагын китекләндерү һәм китек янына 2 колонна урнаштыру һ.б. – әлеге стиль пластикасының төп үзенчәлекләре. Тәрәзә уемнары турыпочмаклы, озынча түгәрәк, түгәрәк, арка рәвешендә. Аларның йөзлекләре, архивольт өстенә сандрик урнаштырып көчәйтелә, араларындагы диварга кабартылган бизәк салына. Диварларның өске өлеше терәкләр, фигуралы аттиклар, парапетлар, вазалар, төрле сыннар белән зиннәтләнә. Гирлянда, валюта, купидон сыннары, битлекләр, бюстлар, герблар кебек уйма бизәкләр фронтоннарны каплап ала, колонналар һәм пилястраларга үрелеп менә. Фирүзә, әфлисун, яшел төсләрдәге диварлар ак төстәге ордер детальләре, колонналарның алтынсу очлары, уйма сыннар, рәшәткәләр һ.б. өчен фон булып хезмәт итә. XVIII йөз рус бароккосы вәкилләре: Ф.-Б.Растрелли, С.И.Чевакинский, А.В.Квасов (Санкт-Петербург); Д.В.Ухтомский, И.Ф.Мичурин, А.П.Евлашев һ.б. (Мәскәү).
Төбәкләрдәге барокко дәвере архитектурасы «Растрелли бароккосы» белән чагыштырганда күпкә тыйнаграк. Биредә Көнбатыш Европа архитектурасының аерым элементлары гына файдаланыла. Мәскәүдә һәм төбәкләрдә барокко мотивлары җирле традицияләр белән кушыла.
Казан губернасында барокко стиле XVIII йөз башында күренә башлый. Аның биредәге үсешендә ике юнәлеш күзәтелә.
Беренчесенә XVII йөз рус архитектурасыннан ук килгән күләмне традицион планлаштыру, бизәк муллыгы, ачык төсләр хас (Петр һәм Павел соборы, Покров чиркәве манарасы). Баштарак барокко мотивлары шушы төбәктә киң таралган кирпечтән бизәк ясау ысулы белән яраклаша. Бу күренеш Казандагы Петр һәм Павел соборы корылышында аеруча ачык чагылыш таба. Аның иконостасы барокко стилендәге гамәли бизәлеш сәнгате үрнәге булып тора.
Төбәктә тыйнаклыгы, яңа заман архитектурасының асылын тәшкил иткән ордер формаларын, фасадтагы һәм интерьерлардагы рәсемнәрне, күпертмә бизәкләрне сайлап куллануы белән үзенчәлекле булган башка юнәлеш өстенлек ала. Бу юнәлеш шулай ук традицион архитектура формаларын да саклый. Казандагы Мәскәү Чудотворецлары, Кыят авылындагы Богоявление (Буа районы), Каймар авылындагы Кирилл-Белоозеро (Биектау районы), Ямбакты авылындагы (Тәтеш районы) Троица чиркәүләре корылышында традицион «көймә сыман» композиция схемасына барокко формалары кушыла (кыекчалы биек түбәләр, ярусланган гөмбәзләр, икеле һәм өчле суганчалар, күпкырлы шпильләр, аркалы һәм алты кырлы уемнар, ярымколонналар, пилястралар, фигуралы бизәк).
Тагын да тыйнаграк барокко стилендәге (рустланган пилястралар, тигез дивар фонындагы үзенчәлекле тәрәзә йөзлекләре) яңа тип җәмәгать биналары, уку йортлары, сәнәгать һәм хакимият өчен төзелгән корылмалар аерым бер төркемне тәшкил итә (Адмиралтейство конторы комплексы, Казан чиркәү-укытучылар мәктәбе, Казан постау мануфактурасы биналары һ.б.).
Татар бистәләре һәм авыллары архитектурасында бароккога милли төсмерләр өстәлә. Бу күренеш бигрәк тә Апанай мәчете, Мәрҗани мәчете, Кышкар мәчете, Мәчкәрә мәчете, Зур Бирәзә авылы (Арча районы) мәчете төзелешендә аеруча ачык чагылыш тапкан. Татарларда урта гасырлардан ук яшәп килгән күләмле планлаштыру схемасы сакланган хәлдә, мәчетләрнең түбә формасында, фасад һәм интерьерлар бизәлешендә барокко архитектурасы мотивлары һәм элементлары кулланылган.
Казанда барокко стиленең күренекле тарафдарыннан берсе – В.И.Кафтырев.
История русской архитектуры. СПб., 1994.
История русского искусства. М., 1995.
Кириченко Е.И. Русский стиль. М., 1997.
Авторы – Х.Г.Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.